Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Инфраструктура

Күптән көтелгән бина

Мөслим урта мәктәбе янында актлар залы төзелә

Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программасы нигезендә Тукай белән Вахитов урамнары киселешендә Мөслим урта мәктәбенең актлар залы өчен бина төзелә. Бу эшне “Таткоммунжилсервис” оешмасы башкара.

– Биредә иҗади тормыш кайнаячак. Укытучылар да, укучылар да бинаның ничек күтәрелүен көн дә кызыксынып тәрәзәдән күзәтә. Төзелеш башланган көнне туган көнемә бүләк буларак кабул иттем. Тарихи мизгел бу! Мөслим урта мәктәбендә белем алучы 500гә якын укучы, аларның әти-әниләре һәм мөгаллимнәр өчен күптән көтелгән актлар залы мәдәни киңлекнең нигезе булачак. Проект укучыларга концертлар, спектакльләр күрсәтергә һәм мөһим күмәк чараларны уңайлы шартларда үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, – ди мәктәп директоры Гөлшат Галиева.

Иң элек бина буласы урында арматуралы каркаслар урнаштырылды һәм нигез тышчасы монтажланды. Бу объектның бетон салуга техник әзерлеген раслаучы иң мөһим этап булып тора.

– Конструкциянең ышанычлылыгын һәм ныклыгын тәэмин итү өчен, гидроизоляция ясалды һәм фундаментны грунт һәм атмосфера сулары йогынтысыннан саклаучы су агызу системалары урнаштырылды. Бу – мәктәп инфраструктурасын модернизацияләү буенча масштаблы проектның мөһим өлеше. Актлар залы белем бирүне сизелерлек яхшыртырга, сыйныфтан тыш эшчәнлек өчен мөмкинлекләрне киңәйтергә һәм чаралар үткәрү өчен заманча шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Төзелеш өчен барлык кирәкле материаллар да бар, эштә өзеклек юк. Төзүчеләр – үз эшләренең осталары, – ди “Таткоммунжилсервис” оешмасы прорабы Радик Галиев.

Төзүчеләр эшне кыска срокларда төгәлләргә исәпли. Проект буенча төзелеш эшләрен ел ахырына төгәл-ләү бурычы торса да, объектны киләсе уку елына кадәр сафка бастырырга җыеналар.

– Төзелеш эшләре кызу темплар белән бара. Бинаның диварларын күтәрү эше ахырына якынлашып килә. Әти-әниләр һәм укытучылар төзелеш тәмамлануын түземсезлек белән көтә, – ди район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илнар Сәйфиев.

Яңа бинада гардероб бүлмәсе, уку залы, китапханә, костюмнар сакланучы бүлмә, бәдрәф булачак. Укытучылар һәм укучылар бәйрәмнәрне, төрле чараларны моңарчы мәктәпнең тар гына фойесында үткәреп килде. Тиздән чаралар заманча бинада үтәчәк.

Лилия Шәймиева фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев