Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Инфраструктура

Безнең тавыш мөһим

Кайчандыр Мөслимдә ял итәр яки җирлегебезнең матур табигате белән хозурланып йөрер өчен булса да парклар, ял мәйданчыклары юк иде. Бүген район үзәгендә генә дә әллә ничә парк-сквер, спорт һәм балалар мәйданчыклары, “Кояшлы Ык” ял зонасы бар. Авыл җирлекләрендә дә ял парклары, уен һәм спорт мәйданчыклары халыкка хезмәт итә

“Дәүләт хезмәтләре” порталында 2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен Бөтенроссия онлайн тавыш бирү бара. Тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстаннан тавыш бирү өчен 178 җәмәгать урыны кертелгән. 

– Тавыш бирү “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проектына кертелгән “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында уза. Быел тавыш бирү бер блокны гына – иҗтимагый киңлекләрне үз эченә ала. Халыкка паркларны, яр буйларын, бульварларны, урамнар һәм скверларны сайларга тәкъдим ителә.

Мөслим районында парклар өчен тавыш бирү бара. Әлеге исемлеккә районыбыздагы 3 объект кертелде: Пушкин паркындагы яңарту-төзекләндерү эшләрен дәвам итү, “Курай” паркында ремонт эшләрен башкару һәм “Ык” елгасы яр буен төзекләндерү.

2025 елдагы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча узган ел Пушкин паркында төзекләндерү эшләре барды. Биредә тротуарның берникадәр өлеше яңартылды, памп-трек мәйданчыгы эшләнде, скейтборд куелды. Узган елгы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Пушкин паркында быел тротуарның бер өлешен яңарту, резина өслек белән ясалган балалар мәйданчыгын урнаштыру күздә тотыла, – диде район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илнар Сәйфиев.

Яңартылган Пушкин паркы балалар һәм яшүсмерләр күңеленә хуш килде. Паркта егет-кызлар скейтбордларда, велосипедларда, самокатларда йөрергә һәм уңайлы итеп ясалган мәйданчыкларда уйнарга, спорт белән шөгыльләнергә ярата. Пушкин паркы шушы юнәлешне үз итүче балаларны җәй дәвамында үзенә җыйды. 

– Пушкин паркы янәшәсендә яшәүче барлык балалар һәм әти-әниләр исеменнән заманча памп-трек мәйданчыгы ясаганнары өчен республика һәм район җитәкчелегенә ихластан рәхмәтемне җиткерәм. Безнең төп бурычыбыз – сәламәт буын тәрбияләү. Моның өчен җирлегебездә бөтен мөмкинлекләр дә бар, иренмәскә генә кирәк. Сәламәт булыйк! Районыбыздагы мөмкинлекләрдән яратып файдаланыйк һәм җимермичә, кадерләп саклыйк, – дигән иде паркның яңартылган өлешен ачу тантанасында “Карлыгач” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлнара Кәрамова.

Әйе, бүген районда күңелле ял итәр, җирлегебезнең матур урыннарында йөрер, спорт белән шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр күп һәм төрле. Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә үзебездән өлеш кертеп, аларны сакчыл куллануны да тәэмин итик. 

Фото: Мөслим-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев