Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Игелек

«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды!

Мөслим районында «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында балаларга ярдәм җыю башланды

Беренче августтан республикада, шул исәптән Мөслим районында да "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында балаларга ярдәм җыю башланды.

Аның кысаларында теләгән һәркем күпбалалы, аз керемле, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче, авыр тормыш хәлендә булган, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашканнарның гаиләләренә яңа уку елына кирәк-яракларны сатып алуда ярдәм күрсәтә ала.

Агымдагы елда 200дән артык балага портфель яки акчалата сертификат тапшырылачак. Финанс ярдәмне "Мизгел" яшьләр үзәгенә китерергә мөмкин, юридик затлар "Мэслим балалары" ярдәм фондына күчерә ала.

Ярдәмне 12 августка кадәр тапшырырга мөмкин.

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев