Кыш бабай күчтәнәче тараттылар
Районыбызның игелекле егете Рүзәл Минһаҗев бертөркем волонтерлар белән, бәйрәм көннәрендә махсус хәрби операциядәге егетләрнең 200дән артык гаиләсендә булып, Кыш бабай күчтәнәче таратырга өлгерде.
"Аллаһка шөкер... Әз генә күңелләрен күтәрә алганбыз икән - бу безнең өчен зур сөенеч..." - ди Рүзәл.
Гаиләләрдән кайтаваз:
- Кыш бабай белән Кар кызы килеп балаларыбызны котлап, күңелләрен күреп киттелэр. Чиксез рәхмәтләремне җиткерәм, бу изге гамәлдә катнашкан барча кешеләргә. Һәрберегезгә тормышыгызда зур уңышлар, тигез тормыш, сәламәтлек телим!!
- Ерак араларны якын итеп безнең районга килгәнегез өчен Рүзәл Кыш Бабай һәм анын Кар кызына бик зур рәхмәт! Моңа кадәр Кыш бабай килгәне юк иде. Әтисе яу кырында булганга килгәндер инде, дип елый-елый рәхмәтләр укып сөйләде күршеләренә әбисе. Сезнең кем икәнне, каян килгәнегезне белмәсә дә. Бер уйламаган вакытта, балаларны, аларның әниләрен сөендергән өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне сөендерсен!
- Безнең гаиләне искә алып, балаларыбызны, безнең оныкларыбызны сөендергәнегез өчен Ходай Тәгалә игелегегезне меңе белән кайтарсын.Күрсәгез иде сез аларның ничек сөенгәннәрен, әниләре эштән кайткач берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләгәннәрен! Мең рәхмәт сезгә!
Видео - Рүзәл Минһаҗевтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев