“Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар кунакка бардылар
Игелек

“Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар кунакка бардылар

Балалар өлкәннәр каршында чыгыш ясадылар

Бәйрәм көнендә Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче әби-бабайлар “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чыгышын карап куанганнар.

"Балаларның чыгышы өлкәннәребезнең күңелләрен нечкәртте, җырлар, биюләр беркемне дә битараф калдырмады. Рәхмәт сезгә, балалар, бакча җитәкчесе Миләүшә ханым Солтанова һәм педагоглар! Сез әби-бабайларга бик күп шатлык, куанычлы мизгелләр бүләк иттегез", - дип язалар картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фотолар - Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.
 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев