Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Профилактика айлыгы кысаларында сыйныф сәгате үткәргән

Мөслим гимназиясенең 11 сыйныф укучысы 7 сыйныфлар белән очрашкан.

Хокук бозуларны  профилактикалау айлыгы кысаларында Мөслим гимназиясенең 11 сыйныф укучысы  Әдилә Бадертдинова 7 сыйныфта "Без коррупциягә каршы" дигән темага сыйныф сәгате үткәрде.

- Презентация белән бергә барган әңгәмә барышында укучылар белән коррупция, аның  җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә китергән тискәре нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Фикер алышу барышында укучылар коррупция демократияне һәм хокук тәртибен көчсезләндерә, кеше хокукларын бозуга китерә, кешеләрнең тормыш сыйфатын начарлата дигән фикергә килделәр, - дип язалар Мөслим гимназиясеннән.

Фото - Мөслим гимназиясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев