«Интеллектуаль Mix» уен-ярышы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Интеллектуаль Mix» уен-ярышы

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында интеллектуаль уен оештырылды.

-  Мөслим үзәк китапханәсе өлкән яшьтәге кешеләрнең файдалы, максатчан активлыгын саклап калырга, алар өчен уңай психологик микроклимат булдырырга, хәзерге җәмгыятькә яраклашырга ярдәм итәргә тырыша. Бу максаттан Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Битва умов» интеллектуаль уены оештырылды. Китапханә хезмәткәрләре  катнашучылар өчен «Интеллектуаль Mix» дип аталган ярыш үткәрде. Сораулар Татарстан тарихына, табигатькә, музыкага, татар аш-суына багышланган иде.  Уенда интернат-йортта тәрбияләнүчеләрдән торган "Оптимистлар" һәм "Яхшылык" командалары  катнашты.  Уен күңелле, кызыклы һәм иркен атмосферада үтте, - дип хәбәр итәләр район үзәк китапханәсеннән.

Фото -  район үзәк китапханәсеннән

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев