Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Тантаналы кичә узды.

Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы кичә узды.

Мәдәният йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы кичә узды.

Бәйрәм Мөслим гимназиясе укучылары һәм мәдәният йортының бию төркемнәренә йөрүче балалар чыгышы белән башланып китте.

Ел дәвамында зур хезмәт уңышларына ирешкән, гомеренең күп өлешен мөгаллимлек эшенә багышлаган укытучыларыбызның урыны сәхнә түрендә булды.

Изге һөнәр ияләренә район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәм котлауларын җиткерде. Матур эш нәтиҗәләре белән районыбызның данын республика күләмендә генә түгел, иксез-чиксез илебез буйлап танытуда мөгаллимнәребезнең роле зур булуын билгеләп үтте.

Тантана "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең милләт рухы белән сугарылган бию-җырлары белән үрелеп барды.

Кичә ахырында укучыларның күңел җылысын биреп ясаган потртрет галереясын караганда, залда утырган мөгаллимнәрнең йөзендә ихлас елмаю да, ярату да, шатлыклы күз яшьләре дә күрергә мөмкин иде.

Һөнәри бәйрәмегез белән, хөрмәтле укытучыларыбыз!

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев