Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Башкарылган эшләр күз алдында

Түбән Табын авыл җирлегендә 600 мең сум күләмендә үзара салым җыйганнар.

Түбән Табын зиратына 200 метр арада профнастил койма тотылган. Зиратта хуҗалык кирәк-яракларын саклар өчен зират йорты да төзегәннәр. Тугаш авылы зиратына да 70 метр озынлыкта профнастил койма коелган, зират капкасы алыштырылган. Тугаш авылының Вахитов урамында 1 километр арада чокыр ремонты ясалган.
– Халык средстволарны су, юл, зиратларны тәртипкә китерү, авыл җирлеген чисталыкта тоту өчен юнәлтергә дигән тәкъдим белән чыкты. Югары Табын авылына су линиясе үткәрү өчен шактый эш башкарылды. Тукай урамының яртысына су линиясе сузылды, янгын гидрантлары урнаштырылды. Башнясыз су белән тәэмин итү системасына аппарат алынды, шул рәвешле мәктәпкә кадәр су җибәрү мөмкин булды, – ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.
Түбән Табын авылының мәктәп урамына янгын гидранты куелган. Тегермәнлек белән Тамьян авылларында да су системасына ремонт ясалачак. Бу эшләрне быел төгәлләргә җыеналар.
Үзара салым хисабына Түбән Табын төп мәктәбенә койма тоту өчен (90 метр арада) материал алынган. Профнастил койма коюны мәктәп коллективы үз көче белән башкарып чыккан.
– Җирлек халкы үзара салым җыюга бик җаваплы карый. Үзара салым хисабына башкарылган эшләр күз алдында. Авылыбызда мәчет, кибет, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты эшли. Авыл зиратына 160 метр озынлыкта грунт юл салынды. Шөкер, Аллаһ йортларыннан халык өзелми. Халкыбыз матур итеп яши дә, җир җимертеп эшли дә белә, – ди Югары Табын авылында гомер итүче Хафиз Вәлиев.
– Үзара салым авылларны матурлауда зур роль уйный. Тугаш мәдәният йортына металлоштакетниктан койма тотылды. Авылда су насослары белән бергә янгын гидранты да куелды. Узган ел су скважинасын казыган идек. Янгын гидрантлары җирлегебездәге һәр авылда булдырылды. Җәй дәвамында авылларны чүп-чардан арындыру, чүп үләннәрен чабу максатында өч кеше штаттан тыш килешү нигезендә эшләде. Эшчеләргә минималь хезмәт хакы үзара салым хисабыннан түләнде. Үзмәшгуль буларак теркәлгән бер авылдашыбыз ел дәвамында урам утларын карап тота. Тагын өч авылдашыбыз белән авыл урамнарын кардан чистарту өчен килешү төзедек, – ди Рөстәм Кыяметдинов.
Югары Табын авылында “Чиста су” программасы нигезендә су белән тәэмин итү күздә тотыла.
– Башкарасы эшләр шактый. Халык алга таба да үзара салым җыюда теләктәшлек күрсәтсен иде. Үзара салым программасы дәвамлы булсын! Авыл халкы төзек, тигез урамнар турында күптәннән хыяллана. Тугаш урамында өлешчә асфальт салдык. Бу тәҗрибәне башка авылларда да сынап карыйсы килә. Сабантуй мәйданын өр-яңадан ясау уе бар. Киләчәктә бу урын халыкка ял паркы формасында да хезмәт итсен иде, – ди Рөстәм Кыяметдинов.

Фото - Түбән Табын авыл җирлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев