Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Шампунең сыйфатлымы?

Моны белү өчен шампунь составын өйрәнергә кирәк

Составында бронопол, диазолин-мочевина, DMDM-гидантоин кебек матдәләр булган шампуньны алмаска тырышыгыз. Бу консервантлар суда агулы матдәгә – формальдегидка әйләнергә мөмкин. Ә менә органик кислоталар (бензой, сорбин кислотасы) сәламәтлек өчен куркыныч тудырмый.

Шампуньне бозылудан саклау өчен, парабеннар да кулланыла. Галимнәр аларның зыянын тапмаган. Хәер, суда начар эрү сәбәпле, җитештерүчеләр бүген бу матдәне кулланмый да диярлек. Шуңа шампунь тышында “парабенсыз” дигән язу күрсәгез, ашыкмагыз: асылда, бу – җитештерүчеләрнең хәйләсе генә.

Составында силикон һәм минераль майлар булган шампуньнарны да алмау хәерлерәк. Силикон чәчне кабартса да, җыелып бару сәбәпле, чәчне “авырайтып”, аның коелуына китерә.

Минераль майларга килсәк, сыек парафин, парафин мае, ак минераль май, вазелин нефть продуктларын эшкәртүдән хасил була. Мондый матдәләрдән торган шампуньны кулланган очракта, чәчтә һәм баш тиресендә юка пленка хасил булып, матдәләр алмашу процессы бозылырга мөмкин.

Яхшы шампуньда “триклозан” дип аталучы матдә булырга тиеш түгел, ул сәламәтлек өчен зарарлы. Кайбер мәгълүматлар буенча, триклозан яман шеш барлыкка китерергә мөмкин.

Һәрберебезнең кыяфәте дә, организмы да үзенчәлекле. Шуңа һәркем үзенә ошаган, тән тиресенә туры килүче шампуньны үзе сайлый. Шуны онытмагыз: чиста һәм караулы чәчләр ир-атка да, хатын-кызга да матурлык, нур өсти.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев