Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Эх, җиләкле җәйләре!..

Җиләк җыю күңелсез тәмамланмасын өчен, саклык кагыйдәләрен үтәргә онытмагыз

Җиләкне иртәнге якта, чык кипкәч, яки көннең икенче яртысында җыярга кирәк. Җиләкне кәрҗингә җыю яхшы.

Җыелган җиләкне күләгәгә куярга кирәк. Шул ук вакытта аның өстен капларга онытмагыз, чөнки җиләккә һава керергә тиеш түгел.

Җыелган җиләкне бер савыттан икенче савытка күчерергә киңәш ителми. Бу очракта җиләк тиз карала, йомшара, изелә һәм тиз искерә.

Җиләк тулы савытны җилле урынга куярга тырышмагыз. Җил тәэсирендә ул сок бүлеп чыгара башлый, бу аның тизрәк бозылуына китерә.

Җиләккә барганда, сөт ризыклары ашамаска кирәк. Сөт кислотасы тир белән бүленеп чыгып, чебен-черкине җәлеп итә.

Чебен-черкидән саклану өчен махсус крем-спрейлар кулланырга мөмкин. “Звездочка” бальзамы, ванилин кушылган крем да чебен-черкидән сакланырга ярдәм итә.

Иң мөһим кагыйдәне искәртәбез: җиләккә машина белән барсагыз, ачкычын ышанычлы кесәгезгә салыгыз. Ачкыч төшеп калса, аны табу, ай-һай, авыр булачак.

Телефон белән дә сак булыгыз. Иң уңайлысы – җиләккә телефонсыз бару. Телефон алгансыз икән, аны иң ышанычлы, төшеп кала алмый торган кесәгә салырга, яисә киемегезгә төшеп калмаслык итеп беркетергә кирәк.

Җиләкле урында кеше эзләрен күрсәгез, “монда беткән инде” дип китә күрмәгез. Бер-ике тапкыр йөрелгән җирдә җиләк эрерәк була, чөнки кояш аларны “күрергә” өлгерә.

Су яки термоста чәй алырга онытмагыз. Кояш астында озак йөргәндә, тамагыгыз кибәргә, хәл бетәргә мөмикн. Бу очракта салкын су яисә тәмле чәй көч кертергә ярдәм итәчәк.

Җиләк күп җирдә чүгәләп кенә түгел, ятып та җыя башлыйсың. Бу очракта саклык кагыйдәләрен онытмагыз, сез яткан урында елан яки агулы бөҗәкләр булырга мөмкин. Җиләкле аланда агач төбенә утырмагыз, кулыгызны үлән арасына кинәт тыкмагыз. Аягыгызга резин итек киеп барыгыз. Елан ысылдавын ишетсәгез, кискен хәрәкәтләр ясамыйча артка чигенегез.

Елан чаккан очракта, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Елан чаккан урын кызара, кызыша башлый, шешә. Сүлпәнлек барлыкка килә, баш авырта, әйләнә. Күңел болгана, сулыш алу авырлаша, йөрәк каты тибә башлый.

Җиләккә барганда, кыска шорты белән майкадан гына бармагыз. Тәнегезне тулысынча каплый торган җиңелчә кием, башыгызга яулык бәйләгез яки кепка киегез.

Җиләкне транспорт күп йөрүче олы юл, завод-фабрикалар, кече фермалар, агулы химикатлар сакланучы складлар тирәсендә җыярга ярамый.

Наилә Нәбиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев