Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Банан кабыгыннан үсемлек һәм гөлләр өчен ашлама ясау ысуллары

Төбенә салу өчен ашлама

Яңа гына чистартылган банан кабыгын юарга һәм корытырга. Аны кайчы яки пычак белән вакларга. Үсемлек яки гөл утыртасы савытның туфрагына 10 сантиметр тирәнлектә салып калдырырга. Өстенә гөл яки үсемлекне утыртырга.

Коры ашлама. Банан кабыгын коры ашлама буларак та кулланырга мөмкин. Моның өчен банан кабыгын сушилкада киптерергә. Аннары кофе ваклагычта яки блендерда вакларга. Әлеге коры ашламаны туфрак белән бутап, үсемлекләр һәм гөлләр утыртырга яки юка гына итеп, төпләре әйләнәсенә сибеп чыгарга мөмкин.

Файдалы төнәтмә. Өч банан кабыгын яхшылап юарга һәм вакларга. Кабыкны пычак белән турарга яки блендер ярдәмендә изәргә. Изелгән кабыкны 3 литрлы банкага салып, өстенә кайнар су коярга. Караңгы урында 1–2 көн тотарга. Әзер төнәтмәне гөлләр һәм үсентеләр төбенә 1:2 исәбеннән су белән болгатып сибәргә. Ашлама ясаганда, бананның ике башын һәм сабагын кулланмаска киңәш ителә.

Компост. Банан кабыгына, башка яшелчә һәм җиләк-җимеш кабыклары, йомырка кабыгы, чәй түбе салып, исне чыгармый торган герметик савытларга салып тотарга. Әлеге «тәмлүшкә»не бигрәк тә гөлләр ярата.
Санап үтелгән чаралар тукландыру чарасы булудан тыш, туфрак составын яхшыртырга да сәләтле.

Чыганак: 1001 киңәш

Фото – Ясалма фәһем ярдәмендә ясалды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев