Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Агач-куакларны утыртуны дәвам итәбез

Әле көннәр җылы, шулай ук авырулар белән бөҗәкләргә каршы көрәшүне онытмыйбыз

Моның өчен 500 гр мочевина ашламасын җылы суда эретәбез һәм 100 гр медный купоросны кайнар суда эретеп кушабыз,да 10 литрга хәтле җиткәнче сыекчага су кушабыз. (Тимер савытта эшлэмибез). Шул сыекчаны агачларга сиптерәбез.

Шулай ук җир җиләкләренә дә авырулар белән корткычларга каршы көрәшүне дәвам итәбез. Аның өчен 1% бордоский смесьны сиптерәбез.
Ә менә куакларга, агачларга инде хәзер 3% бордоский смесьны сиптерәбез.

Ничек ясала?
100 гр медный купоросны кайнар суда эретәбез, ә икенче савытта известьне шулай ук кайнар суда эретеп салабыз да, шушы савыттагы сыеклыкка 10 литрга хәтле җиткәнче су кушабыз. Менә бу бордоский смесьның 1% лысы була. Известь салган, кушылган суга, сыеклыкка бер вакытта да бүтән төрле препарат кушмыйбыз. Чөнки известь нейтральләштерә, ягъни баковой смесь ясамыйбыз. (Тимер савытта эшлэргэ ярамый).

Ә 3 %лысы бордоский смесьның 10 л суга 300 гр исәбеннән медный купоросны һәм дә известны эретеп салабыз.

Фарида Зайнулина

Чыганак: Йорт. Бакча. Рецептлар

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев