25 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Хуҗабикәләр колагына
Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми.
-
02 көндәлеге: 50 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылды
Моңа кадәр дә шундый ук тәртип бозу очрагы буенча административ җаваплылыкка тартылган райондашыбызга машина йөртү таныклыгы белән бик озакка хушлашырга туры киләчәк. Т
-
МТВ 25.01.2019
Һәр атнаның чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 19.00 сәгатьтә карый аласыз.
-
Ут булмый торган авыллар исемлеге
Линиядә ремонт эшләре үткәрелә сәбәпле ут булмый.
-
Техникум үзебездә булачак!
Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалында бүгенге көндә 160 студент белем ала. Филиалда тракторчы-машинист, эретеп ябыштыручы һәм пешекче-кондитер белгечлекләренә укыталар. Студентларга 9 педагог, 12 производствога өйрәтү мастеры белем һәм тәрбия бирә.
-
Син беләсеңме? Телләр турында
Дөньяда 65 төрле алфавит бар. Иң беренче борынгы алфавит үрнәге Сириядәге Унгарит (хәзерге Рас-Шарта) шәһәрендә табылган. Аның барлыкка килү вакыты безнең эрага кадәр 1450 ел тирәсе дип исәпләнә.
-
26 гыйнвар көненә һава торышы
Юлларда бозлавык.
-
Татарстанда һәр унынчы газ плитәсе алыштыруны таләп итә
ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде.
-
Ял белән спортны бәйләп
Районда күптән түгел оешкан мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе турында соңгы араларда бик еш телгә алына. Нинди генә чаралар үткәрелсә дә, алар башлап йөри, халыкны әлеге массакүләм чараларда катнашырга чакыра. Дирекция җитәкчесе Марат Байрханов кул астында эшләүче хезмәткәрләр белән юктан гына да зур бәйрәм оештырырга сәләтле. Күптән түгел генә үткәрелгән “Коймак фестивале” дә – шуның ачык мисалы. Күпереп пешкән коймак белән сыйланып, райондашларыбыз “Курай” паркында күңел дә ачты, саф һавада сәламәтлекләрен дә ныгытты.
-
Прививка ясатканнарга грипп тими
Район үзәк хастаханәсе табиблары әйтүенә караганда, бүгенге көндә җирлегебездә грипп белән авыручылар теркәлмәгән. Табиблар моны профилактика йөзеннән прививка ясату белән бәйләп аңлата. Ел саен кышка керер алдыннан республикада миллионлаган кеше гриппка каршы вакцина ясата. Узган ел Мөслимдә 9645 кеше вакцинацияләнде. Шуның 3075 дозасы балаларга ясалды.
-
Чия Түбә малае
Без – бер чор кешеләре. Район халкының яшәешенә үзебезнең кулдан килгәнчә өлеш керттек. Гәрәев Раеф Закирович агроном буларак та, җитәкче буларак та олы абруй казанды. Ул – Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалеры, ВДНХның бронза һәм алтын медальләренә лаек булды. 1999 елда аңа “Татарстанның атказанган агрономы” дигән мактаулы исем бирелде. Йөзеннән һәрчак яшәү дәрте бөркелеп торган шушы кешегә 27 гыйнварда 80 яшь тула икән. Юбилеена берничә генә көн калганда, миңа аның белән гәпләшеп утырырга туры килде.
-
Паспортлы булдылар
Мөслим, Тугаш, Олы Чакмак, Михайловка авылыннан бу көнне 7 укучыга шәхесне раслаучы төп документ тапшырылды.
-
Җирлекләрдә эшмәкәрлекне үстерергә кирәк...
Бу сүзләрне муниципаль район башлыгы Рамил Муллин Михайловка һәм Тойгелде авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарында ассызыклап әйтте.
-
Якташыбыз белән очрашу
Үзәк китапханәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый һәм Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр иясе, язучы Факил Сафин белән очрашу үтте.