Техникум үзебездә булачак!
Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалында бүгенге көндә 160 студент белем ала. Филиалда тракторчы-машинист, эретеп ябыштыручы һәм пешекче-кондитер белгечлекләренә укыталар. Студентларга 9 педагог, 12 производствога өйрәтү мастеры белем һәм тәрбия бирә.
Мәктәпне тәмамлаган укучыларның әти-әниләрен бер сорау борчый – баланы укырга кая җибәрергә? Нинди белгечлек үзләштерсә, эш урыны булыр, кайсы һөнәрне сайласа, оттырмас? Егет-кызларның күбесе көллият яисә техникумнарны сайлый. Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләренә юл тотканнар да, Мөслимдә калып, аграр көллияттә укыганнар да бер үк төрле белем-күнекмәләр үзләштерә, югыйсә. Үзебезнең җирлектә һөнәр алу, көллиятне тәмамлаганнан соң, эшкә урнашу мөмкинлеге булганда, әти-әниләрнең балаларын читкә чыгарып җибәрәсе килә микән?!
– Нигәдер балалар шәһәр ягына тартыла. Элек тыңламаган, начар өлгергән балаларны “СПТУга җибәрәбез!” дип куркыталар иде. Шуннан калганмы, бу өркү бүген дә бар кебек. Бүгенге аграр көллиятнең нинди сулыш белән яшәвен, биредә белем һәм һөнәр үзләштерү өчен нинди мөмкинлекләр булуын әти-әниләр дә, балалар да белеп бетерми бугай. Мондый уку йортының үзебездә булуы – олы бәхет бит ул! Мин улымны читкә җибәрмәдем. Балаң яныңда. Күпме акча түгеп, шәһәрдән фатир арендалыйсы, юл чыгымнарын каплыйсы юк, – ди Мөслимнән Рушания Ахунова.
Без көллияткә килеп кергәндә укучылар эретеп ябыштыру кабинетында мастерлары җитәкчелегендә яңа детальләр ясау белән шөгыльләнә иде. Икенче төркем егетләр, экрандагы виртуаль урам буенча машинада йөрү күнекмәләрен үзләштерә иде.
– Көллияттә укырга хыялланган идем, теләгем тормышка ашты. Тракторчы-машинистлар төркемендә укыйм. Укытучы-мастерыбыз Илгиз Җиһангиров техника серләренә төшендерә. Укырга килгәнче ике ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Киләчәгемне авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйлыйм. Хәзер бит трактор-комбайннарда элекке кебек тузанга, майга батып йөрмисең. Идарә итү системасы компьютерлаштырылган, – ди Исәнсеф авылыннан килеп укучы Айгизәр Мансуров.
Читтән килеп укучыларны автобус йөртә. Биредә күрше Минзәлә, Азнакай районнарыннан йөреп укучылар да бар. Алга таба тулай торак мәсьәләсе дә хәл ителер, дип көтелә. Көллият директоры Айдар Шәймөхәмәтов тагын бер сөенечле яңалык белән уртаклашты.
– Бүгенге көндә Сарман аграр көллияте филиалы булган уку йорты быел, мөстәкыйльлек алып, политехника техникумы итеп үзгәртеләчәк. Биредә яңа белгечлекләр үзләштерү, яңа һөнәрләргә өйрәтү мөмкинлеге туачак, дигән сүз бу. Тулай торак мәсьәләсе дә тиз арада уңай чишелеш табачак. Укыйм, белем алам дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган – үз эшләренең осталары булган мастерлар, укытучылар белем бирә. Укучылар кайнар аш белән тәэмин ителә. Укуда өлгерүчеләргә стипендия түләнә. Безнең көллияттә төрле түгәрәкләр дә эшли. Пешекче, тегүче, токарьләр әзерләүче өстәмә курслар да бар. Аларны тәмамлаган укучыларга яңа белгечлек турында таныклык та бирелә, – ди аграр көллият филиалы директоры Айдар Шәймөхәмәтов.
Пешекчеләр төркемендә егетләр дә бар икән. Алар камыр ризыкларын кызларга карый да оста әзерли булып чыкты.
– Ризыкны хатын-кыз гына пешерергә тиеш түгел. Ир-егетләр дә аш-суга оста. Шәһәр җирендә кафе-рестораннарда пешекчеләрнең күбесе ир-егетләр бит. Киләчәктә минем дә шеф-повар булып эшлисем килә. Бу һөнәр яңа төр ризык әзерләргә, якыннарымны да яңадан-яңа ризык белән сөендерергә ярдәм итә, – ди Тойгелде егете Айнур Дәүләтов.
Айнурның оста пешекче икәнен белеп, Мөслимнең “Дуслар-клаб” кафесына эшкә дә чакырганнар. Кафеда роллы, пиццалар ясый ул.
– Көллияттә укучы егет-кызларыбыз максатчан, тырыш булулары белән аерылып тора. Һәр нәрсәне тиз отып алалар, хаталар өстендә эшли беләләр. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан куркып, 9 класстан соң шәһәргә юл тотучы егет-кызлар гына уйламыйчарак эш итә. Үзебездә белем һәм һөнәр үзләштерсәләр, күпкә отышлырак! Соңгы елларда эшче һөнәрләргә “яшел юл” ачылуын исәпкә алсаң, бәхетнең Мөслимдә икәне яхшы аңлашыла. Аграр көллиятне тәмамлаучыларның тагын бер өстенлекле ягы – алар имтихансыз гына Казан аграр университетына кабул ителә, – ди көллият мастеры Фәрит Садретдинов.
Лилия Шәймиева.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев