Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ял белән спортны бәйләп

Районда күптән түгел оешкан мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе турында соңгы араларда бик еш телгә алына. Нинди генә чаралар үткәрелсә дә, алар башлап йөри, халыкны әлеге массакүләм чараларда катнашырга чакыра. Дирекция җитәкчесе Марат Байрханов кул астында эшләүче хезмәткәрләр белән юктан гына да зур бәйрәм оештырырга сәләтле. Күптән түгел генә үткәрелгән “Коймак фестивале” дә – шуның ачык мисалы. Күпереп пешкән коймак белән сыйланып, райондашларыбыз “Курай” паркында күңел дә ачты, саф һавада сәламәтлекләрен дә ныгытты.

– Мөслимебез инфраструктура объектларына бик бай. Җирлегебездә төзелгән парклар, скверлар, махсус спорт комплекслары – барысы да халык өчен хезмәт итәргә тиеш. Ләкин күреп торасыз: халыкны спортка җәлеп итү бик җиңел түгел. Ләкин шунысы куанычлы – райондашларыбыз әкренләп сәламәт яшәү рәвешен сайлый. Кемдер чаңгыга баса, футбол, хоккей секцияләренә йөри, кемдер йөгерә, тимераякта шуа. Скандинавча йөрү дә модага кереп китте. Чаңгы таягы белән җәяү атлаган кешеләрне күреп гаҗәпләнә иде халык. Хәзер хәл башкача. Сәламәтлеккә зыян китерүче начар гадәтләрдән дә арынып килә халык. Тәмәке тарту, эчү белән мавыккан яшьләрнең дә спорт белән шөгыльләнә башлавына куанабыз гына, – ди дирекция җитәкчесе Марат Байрханов. 
Республика һәм җирле бюджеттан, иганәчеләрдән дә кергән средстволар хисабына төзелгән спорт объектлары буш торырга тиеш түгел. Спорт биналары, булдырылган җиһазлар тиешенче файдаланылсын өчен, халыкны өнди, чакыра да белергә кирәк. Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең бер ячейкасы булган оешма мөслимлеләрне әлеге урыннарга чакырып кына калмый, аларны төрле чараларда актив катнаштыра да әле. 
– Районда нинди генә чара узмасын, мәдәният яисә спорт белән бәйлеме ул, балалар яисә өлкәннәр өченме – барысын да контрольгә алабыз. Гади генә әйткәндә, пропаганда һәм агитация белән шөгыльләнәбез. Тәүге адымнарыбызны ясаганда үзебез генә булсак, соңгы вакытта фикердәшләребез дә артты. Халыкны бәйрәмнәр, чаралар, ярышларга чакыруның да төрле җаен эзлибез. Социаль челтәрләрдә белдерүләр урнаштырабыз, булачак чараларның плакатларын “ватсап” аша җибәрәбез. “Кояшлы Ык” ял зонасында уздырылучы чаңгы ярышларында, парк-скверларда оештырылучы бәйрәмнәрдә, елның һәр фасылында уздырылучы массакүләм спорт ярышларында мөслимлеләр бик теләп катнаша, дияр идем. Спортны яшәү рәвеше итеп сайлаган райондашларыбызның артуына куанабыз, – ди дирекциянең парклар һәм скверлар администраторы Рүзәл Исанаев. 
Бүген дирекциядә 19 кеше хезмәт куя. Аларның һәрберсе үз эшен сәгать механизмы кебек көйле итеп алып бара. Кемдер чараларны оештыру, кемдер халыкны җәлеп итү, башкалары исә әлеге чараларда халыкны катнаштыру, спорт дөньясына аларның “күзләрен ачу” өчен җаваплы. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип, юкка әйтмәгәннәрдер. Физик яктан гына түгел, рухыбыз белән дә сәламәт булыйк! 
Р.S. 1 февральдә дирекция балык тоту буенча “Алтын балык” исемле ярыш үткәрә. “Кояшлы Ык” ял паркының Таң аланында (күпер астында) узачак чарага балык тотарга һәвәс булган һәркем чакырыла. Катнашучыларны кайнар уха, тәмле чәй һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. 

Лилия Шәймиева. 

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

  • Мәдәни чаралар һәм спорт дирекциясе оешканнан бирле барлыгы 39 чара үткәрелгән. “Коймак” фестивале, “Мин спортны сайлыйм” кебек чаралар, Мөслим урта мәктәбе ишегалдында ясалган шугалакны ачу тантанасы беркемне дә битараф калдырмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев