Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: 50 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылды

Моңа кадәр дә шундый ук тәртип бозу очрагы буенча административ җаваплылыкка тартылган райондашыбызга машина йөртү таныклыгы белән бик озакка хушлашырга туры киләчәк. Т

15-21 гыйнвар көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 37 хәбәр керде.

Узган атнада Баланлы авылыннан исерек килеш транспорт белән идарә иткән 50 яшьлек ир-атка карата РФ ҖКның 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Моңа кадәр дә шундый ук тәртип бозу очрагы буенча административ җаваплылыкка тартылган райондашыбызга машина йөртү таныклыгы белән бик озакка хушлашырга туры киләчәк. Тикшерү эше бара.

Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр, наркотик матдәләр кулланган, экспертиза узудан баш тарткан, вак караклык кылган, кичке 10.00 сәгатьтән соң өлкәннәрдән башка урамда йөргән, кеше кыйнаган, тәмәке тартуны тыючы законны бозган, миграция кагыйдәләрен санга сукмаган, табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик матдәләр кулланган, административ хокук бозулар өчен салынган штрафларын түләмәгән, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычын үтәмәгән гражданнарга карата – 119; юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 102, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 2 шоферга административ беркетмә төзелде.

Һава шартларына бәйле рәвештә юл-транспорт һәлакәтләре саны артты. Атна дәвамында 7 авария булды, аларның берсендә зыян күрүче дә бар. Мөслим-Әлмәт юлында булган авариядә бер райондашыбызның күкрәк читлеге җәрәхәтләнде.

Атна дәвамында 6 кинәт үлү очрагы теркәлде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев