Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗабикәләр колагына

Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми. 

Барлык төр ризыклар да пыяла, эмаль савытларда яки кургаш кәгазьдә яхшырак саклана. 
Азык-төлекне полиэтилен пакетта сакларга ярамый, ул тиз бозыла. 
Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми. 
Кыздырыр алдыннан тастымалга яки салфеткага салып корытсаң, бәрәңге кетердәп торыр. 
Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары итне кибүдән саклар. 
Яңа бәрәңгене пычаксыз да әрчеп була. Юылган бәрәңгене пакетка салып, өстенә бер уч эре тоз сибегез. Пакетның авызын бәйләп берничә минут өстәлдә тәгәрәтегез. 
Ашның өресен алырга өлгермәсәгез, бераз салкын су өстәгез – өре кире өскә җыелыр. 
Берничә төрле балыктан кайнатылган шулпа тәмлерәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев