Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирлекләрдә эшмәкәрлекне үстерергә кирәк...

Бу сүзләрне муниципаль район башлыгы Рамил Муллин Михайловка һәм Тойгелде авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарында ассызыклап әйтте.

Михайловка һәм Тойгелде авыл җирлекләре, ызандаш булып, халкы гомер-гомергә аралашып яши. Михайловка авыл җирлегендә күпчелек – руслар, ике милләт халкы дус-тату, бердәм булып гомер итә. Җыеннарда яңгыраган чыгышлардан күренгәнчә, авыл халкы бүген дә тырыш хезмәт белән яши. Ике җирлектә дә “Намус” агрофирмасы эшли, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр бар. Шулай да Тойгелде авыл җирлегендә үз эшен башлаучы гаилә фермалары һәм фермер хуҗалыклары да, товар җитештерүче шәхси эшмәкәрләр дә күбрәк икән. Җыеннарда чыгыш ясаган район башлыгы Рамил Муллин да бу мәсьәләгә игътибар юнәлтеп болай диде: 
– Бүген искиткеч матур тормышта яшибез. Шөкер, яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Авылларыбызда да соңгы елларда күп эшләр башкарылды. Җирлекләрдә катлаулы, зур проблемаларны сезнең белән бергәләп хәл итәбез. Социаль әһәмияткә ия булган биналарны төзекләндерәбез, яңа мөмкинлекләр тудырабыз. Ә аларга йөрергә киләчәктә яшьләребез калмаса, нишләрбез? Авылларыбызның киләчәге хакында да онытмаска иде. Җирлекләрдә кече эшмәкәрлекне үсте-рергә, моның өчен яшьләребезне күбрәк туган төбәгебездә калдыруга ирешергә кирәк. Әлбәттә, бүген тормыш аңлы-белемле булуны таләп итә. Яшьләребез укысыннар, белем алсыннар. Әгәр дә бүгеннән үк аларны күбрәк туган төбәгебездә калдыру буенча эшләмибез икән, тагын 20-30 елдан соң авылларыбызның язмышы аяныч булырга мөмкин. Җирлекләрдә көчле, укымышлы егет-кызларыбыз, яңа эш башлап, эш урыннары булдырсын иде. Бүген хөкүмәтебез дә, без дә андый райондашларыбызга ярдәм итәргә әзер. Мәсәлән, Тойгелде җирлегендә генә дә бүген дистәгә якын фермер һәм шул кадәрле үк шәхси эшмәкәр исәпләнә. Алар тагын да артсын, без моны хуплыйбыз гына. Бүген авылларыбыз шушындый булдыклы һәм тәвәккәл егет-кызларга таяна һәм алар һәр җирлектә булсын иде. 
Җирлек башлыклары үз чыгышларында ел дәвамында башкарылган эшләр белән таныштырдылар, үзара салым акчаларының тотылышы буенча хисап тоттылар, җирлекләрдә үзмәшгульлек, мәгариф, спорт һәм мәдәни юнәлешләрдә булган күрсәткечләрне яктырттылар. Киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. 
Җыеннарда чыгыш ясаган Михайловка авылы имам-хатыйбы Расыйх Каюмов, Тойгелде авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Равил Минһаҗевның чыгышлары да авыл халкы тарафыннан хуплап кабул ителде. 
Җирлек халкы җыеннарда үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алды. Яңа елдан каты көнкүреш калдыкларын җыю белән шөгыльләнүче “Гринта” җәмгыяте вәкиле дә халык сорауларына җавап бирде. 
Соңыннан Михайловка һәм Тойгелде авыл җирлекләре буенча 2018 елда узган сайлауларны әзерләү һәм үткәрүдә нәтиҗәле хезмәт куючыларга РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Фәридә 
Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев