Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прививка ясатканнарга грипп тими

Район үзәк хастаханәсе табиблары әйтүенә караганда, бүгенге көндә җирлегебездә грипп белән авыручылар теркәлмәгән. Табиблар моны профилактика йөзеннән прививка ясату белән бәйләп аңлата. Ел саен кышка керер алдыннан республикада миллионлаган кеше гриппка каршы вакцина ясата. Узган ел Мөслимдә 9645 кеше вакцинацияләнде. Шуның 3075 дозасы балаларга ясалды.

– Бөтен кешене дә прививка ясатырга күндереп булмый әле. Югыйсә, бу процедура кешенең үзе өчен кирәк. Инде сыналган, тупланган тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: гриппка каршы вакытында прививка ясатучылар чирне җиңелрәк кичерә яисә бөтенләй авырмый. Ел саен гыйнвар аенда күзәтелүче грипп авыруы җирлегебездә күзәтелмәсә дә, республика буенча авырулар саны арта. Шунысы да бар: быел грипп белән авырган кешеләрнең берсе дә прививка ясатмаган булган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, быел унөч кешедә грипп авыруы ачыкланган, унысында – дуңгыз гриппы, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов. 
– Инде биш ел рәттән прививка ясатам. Авырсам да, бик тиз савыгам. Аны чирләдем дип әйтү дә дөрес булмас инде, җиңелчә генә сырхаулап алам. Бер күршем көзен-кышын суык тидереп, гел аяктан калып чирли, ләкин прививка ясатмый. Халыкның наданлыгыдыр инде ул. Бушка ясалучы, чирдән саклаучы уколларны оныкларыма да ясаттырам. Файдасыннан башканы күргәнем юк, – ди Әмәкәй авылында гомер итүче Фәрхениса Зарипова. 
Районның баш табибы грипп чорында чит шәһәрләргә чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Ашыгыч булмаганда, балаларыгызны кеше күп йөри торган күңел ачу үзәкләренә, кафеларга алып баруны да башка вакытка кичектереп торыгыз. Өйләрдә һәм эш урыннарында бүлмәләрне даими җилләтү дә артык булмаячак. Бүлмәләрдә телемләп куелган суган һәм сарымсаклар булырга тиеш. Бу аеруча балалар бакчаларына кагыла. Лимонлы һәм имбирле чәй иммунитетны ныгытырга ярдәм итәчәк. Әгәр халыкның грипптан саклануга карата фикерен үзгәртә алсак, авыруның пик ноктасы булмаска да мөмкин, ди табиблар. Алдагы елларда прививка ясатуга җитдирәк карый башласак иде! 
Лилия Шәймиева. 
Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев