20 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Бу көнне тарихта
20 нче сентябрь көне белән бәйле тарихи вакыйгалар
-
Стрессны ничек җиңәргә?
Стресс субъектның үзе яшәгән тирәлеккә булган мөнәсәбәте нәтиҗәсендә барлыкка килә.
-
Безнекеләр: якташыбыз - танылган юрист
Бу кеше турында күптәннән ишеткәнем бар иде. Аның тормышы һәм язмышы хакында мәгълүматны бик озак эзләдем. Ул – минем якташым: 1889 елда Мөслимдә туган. Белгечлеге буенча юрист. Татарстан һәм Башкортостан АССР Югары судларында эшләгән. 30нчы елларда юридик темага китаплар язган. Сәләтле юристның язмышы турында берникадәр мәгълүмат тупладым. Әмма аның тормыш китабының бик күп битләре әле һаман ак тап булып кала
-
02 хәбәр итә: ике җинаять эше кузгатылды
10 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 48 хәбәр керде. Ике җинаять эше кузгатылды.
-
“Урманнарны инвентарьлаштыру һәм урман идарәсе һәм бизнес өчен урман төзелеше” фәнни-гамәли конференциясе узачак
9 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр Казан шәһәрендә “Урманнарны инвентарьлаштыру һәм урман идарәсе һәм бизнес өчен урман төзелеше” фәнни-гамәли конференциясе узачак.
-
Синоптиклар: Скандинавия циклоны Татарстанга юеш кар һәм суыклар алып киләчәк
Гидрометеорология үзәге шимбә һәм якшәмбе көннәрендә яңгыр фаразлый.
-
Чиратта – рапс
Район басуларында быел рапс культурасы 5700 гектарда үстерелде.
-
21сентябрь көненә һава торышы
Урыны белән яңгыр көтелә.
-
Халык санын алуга әзерләнәбез
Россия хөкүмәте, “Бөтенроссия халык санын алу турында”гы 2002 нче елның 25 гыйнварында кабул ителгән 8-ФЗ санлы канунга нигезләнеп, 2020 елның октябрь аенда чираттагы халык санын алу уздырылачагы хакында игълан итте.
-
ЕГАИСка хәбәр итү кирәк
Шәхси эшмәкәрләр ЕГАИСтан башка сыра сата аламы? Алкоголь әйләнеше турындагы закон (кыскача без аны 1995нче елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ санлы Федераль закон дибез) нигезендә сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре, медовуханы ваклап сатучы шәхси эшмәкәрләр аларны ваклап сату күләменең исәбен алып барырга һәм декларацияләргә бурычлы.
-
ТӘМЛЕТАМАК. Миләүшәдән – тәмле коржик
– Балачакта яратып ашаган тәмле коржиклар бүген дә бик тансык. Ваниль исе аңкып торган сөтле коржикларның тәме әле дә авызда кебек. Коржикларны өйдә дә пешереп була. Сезгә уңайлы рецепт тәкъдим итәм, – ди Мөслимнән Миләүшә Габидуллина.
-
Юбиляр янында
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мансур Зиннуровка 18 сентябрьдә 95 яшь тулды. Район башлыгы Рамил Муллин Мансур агага Россия Президентының котлау адресын, күчтәнәч пакеты тапшырды. Район башлыгы ветеранга җылы теләкләр белән матур чигүле түбәтәй дә бүләк итте.
-
Кышны җылыда үткәрербез
Газ тармагы – җирлегебездә иң кирәкле хезмәтләрнең берсе. Халыкка, оешма-предприятиеләргә тоткарлыксыз зәңгәр ягулык бирүне тәэмин итүче район газ хезмәте Әлмәт-газ эксплуатация-җитештерү идарәсенә карый.
-
Газета-журналлар үзләре – кадерле бүләк
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте яртыеллык саен үз газета-журналларына язылучылар арасында бүләкләр уйната. Бүләкләр дә саллы: юрганнар, иттарткыч, блендер, мультиварка һәм төп бүләк – телевизор. Бүләк отучылар арасында мөслимлеләрнең дә булуы сөендерә.
-
Гипертоникларга файдалы киңәшләр
Стажлы гипертониклар үз гомерләрендә нинди генә рецептларны гына сынап карамый. Шундый чараларның берсе – бөтнек төнәтмәсе белән муенга массаж ясау. Аның өчен яшел яки киптерелгән үләнне чәй кебек пешерәләр һәм шуның белән муен, иңсә өлешен чылаталар. Бу урыннарга массаж ясыйлар.