Безнекеләр: якташыбыз - танылган юрист
Бу кеше турында күптәннән ишеткәнем бар иде. Аның тормышы һәм язмышы хакында мәгълүматны бик озак эзләдем. Ул – минем якташым: 1889 елда Мөслимдә туган. Белгечлеге буенча юрист. Татарстан һәм Башкортостан АССР Югары судларында эшләгән. 30нчы елларда юридик темага китаплар язган. Сәләтле юристның язмышы турында берникадәр мәгълүмат тупладым. Әмма аның тормыш китабының бик күп битләре әле һаман ак тап булып кала
Мөслимов Абдулхак (Габделхак) Якуб улы революциягә кадәр ун еллап укытучы булып эшли. 1917 елның февраль революциясен ул Ижевск шәһәрендә заводта каршы ала. Октябрь революциясеннән соң ике ай дәвамында сул эсерлар партиясе әгъзасы була. Бу факт соңыннан аның язмышында һәлакәтле роль уйный. Шунысы игътибарга лаек: сул эсерлар партиясенә ул Галимҗан Ибраһимов һәм Сәлах Атнагулов рекомендацияләре белән керә. Әлмөхәммәтов, Касыймов белән бергә партия әгъзасы булып тора. Соңыннан алар барысы да репрессиягә эләгә.
1918 елның октябреннән Мөслимов большевиклар партиясендә тора, Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, доброволец, кызыл партизан. 1919-1922 елларда Габделхак Мөслимов Минзәләдә җаваплы урыннарда эшли: партиянең кантон комитеты әгъзасы, агитпропбүлек мөдире, газета редакторы, партиянең кантком секретаре була. 1922-1924 елларда Габделхак Мөслимов – Татар баш суды әгъзасы. 1924 елда, күпмедер вакыт Алабуга районы прокуроры булып эшләгәннән соң, Мөслимовны Бөгелмә кантон башкарма комитеты рәислегенә тәкъдим итәләр. 1926-1929 елларда янә Татар баш суды әгъзасы булып эшли.
1929 елда Мөслимовны Мәскәүгә Югары юридик курсларга җибәрәләр. Аны тәмамлагач, 1931 нче елның гыйнварында Уфада Башкорт төп суды әгъзасы итеп билгелиләр. 1929 елда Мәскәүдә партия сафларын чистарту барышында Мөслимовны партиядән чыгаралар, ләкин соңыннан аның жалобасы нигезендә тими калдыралар.
1932 елның ноябрендә Мөслимов ашлык әзерләү буенча вәкил була. Партиянең Башкорт өлкә комитетының контроль комиссиясе начар җитәкчелек иткән өчен аңа кисәтү ясый. 1933 елның февралендә аны икенче тапкыр партиядән чыгаралар. Бу юлы җинаять эше ачу һәм кулга алыну сәбәпле, Г. Мөслимовны “Крестьян иттифакы” (Казан филиалы) эше буенча кулга алалар. Бу эш буенча бик күп танылган кешеләрне тикшерәләр. Алар арасында – ВКП(б)ның Татар өлкә комитеты агитпроп бүлеге мөдире М. Сәгыйдуллин, Татар республикасы мәгариф халык комиссары Гали Кудояров, Татар академия театры директоры Д. Ханзафаров, Татар нәшрияты директоры С. Шәрәфетдинов һ. б. Оешманың филиалларын Уфа, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә, Кырымда да табалар. Аларны яшерен җыелышларда катнашуда, Троцкий документларын укуда, легаль булмаган типография оештыруда (анда Троцкий материалларын бастырырга җыенуда) гаеплиләр. Әмма тикшерү барышында андый бер материалга да юлыкмыйлар. Мифик типография эзләре дә табылмый. Ә бит Мөслимовны нәкъ менә яшерен типография оештыруда актив катнашуда, шрифт һәм верстакларның аның фатирында яшерелгән булуда гаеплиләр. Әмма бернәрсә дә табылмый һәм алынмый.
Мәскәүдә НКВДның аерым киңәшмәсендә “Крестьян иттифак”ы эше буенча 5 кешене – атып үтерүгә, 3 кешене 10 елга хөкем итәләр. Мөслимов 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Мөслимов Карлаг-НКВД (Караганда) лагеренда утыра. Эш көннәре хисабына 1936 елның августында азат ителә, аннан соң Уфага китә. 1957 елда реабилитацияләнә. Мөслимовның хатыны, кызы һәм улы була.
Белешмәлекләрдә Г. Мөслим-овның “Социализм төзелеше чорында хезмәт турында законнар” китабы телгә алына. Китап 1930 елда “Центриздат”та басыла. Күрәсең, бу китапны Мөслимов Мәскәүдә укыган вакытта язган. Расланмаган мәгълүматлар буенча, Г. Мөслимов Урта Азиягә (бәлки Үзбәкстангадыр) китә. Кызганыч, аннан соңгы язмышы турында берни дә билгеле түгел. Бәлки аның турында белүче бардыр? Булса, бу хакта газета редакциясенә языгыз.
Флүр БАҺАВЕТДИНОВ,
ТРның атказанган юристы.
Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев