8 октябрь 2020 яңалыклары
-
Балаларга салкын тигәндә
Мондый очракта ата-аналар, бик көчле булмаса да, температураны төшерергә тырыша. Бу аларның аз мәгълүматлы булуын күрсәтә. Температура күтәрелү – организмның саклану реакциясе ул. Температура бер яктан авыру билгесе булса, икенче яктан – авыру чыганагына каршы көрәш ысулы. Тән температурасы 37 градустан артканда күп кенә микроблар үрчүдән туктый, ә кайбер саклагыч матдәләр, әйтик, интерферон, температура 38 гра¬дустан югарырак күтәрелгәндә генә бүленә башлый.
-
0% өчен 3,1 млрд. сум – Татарстанда процентсыз кредит бирү программасы тәмамланды
1 октябрьдә Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, пандемия чорында һәм аңа китергән кризис вакытында хезмәткәрләрнең хезмәт хакын түләүгә юнәлдерелгән ташламалы кредит бирү программасын гамәлгә ашыру тәмамланды.
-
Алкоголь продукциясе – контроль аша
Полиция хезмәткәрләре җирлегебездә алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозучыларны ачыклау буенча чараларны даими үткәрәләр.
-
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланган
1963 елда туган хатын-кыз, хастаханәдән тыш пневмония белән катлауланган коронавирус йогышы белән госпитальгә озатыла.
-
Заманча технологияләргә йөз тоталар
Илгиз Зиннуровта кошчылык тармагы белән кызыксыну 2014 елда ук башлана. Районның тәҗрибәле фермеры биргән киңәшләрне күңел сандыгына салып, аның эш тәҗрибәсе белән кызыксынып торса да, өч елдан соң гына ныклап алына ул кошчылык белән шөгыльләнүгә.
-
9 октябрь көненә һава торышы
Һаваның максималь температурасы көндез +14, +17 градус.
-
Ут булмый торган авыллар исемлеге
9 октябрь көнне, 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр ут булмый.
-
"Татмедиа» басмаларына 13 процентлы ташлама белән язылырга мөмкин
«Көзге ташламалар декадасы» акциясе 1-11 октябрь көннәрендә үткәрелә.
-
Уңган савымчы
“Туган як” агрофирмасы савымчысы Дилбәр Заһидуллинаның җитәкчелек алдында да, хезмәттәшләре арасында да абруе зур.
-
Диспансерлаштыру бара
Узган ел “Өлкән буын” милли проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәннәрне диспансерлаштыру һәм профилактик күзәтү үтү өчен хастаханәгә алып килү оештырылган иде.
-
"Салават күпере" журналының октябрь чыгарылышы гадәти булмаган форма белән шаккатырды
Басма концепциясен яңартканнан соң, «Салават күпере» журналының һәр саны уенчыкка охшаган, фигуралы кисү ярдәмендә алар гадәти булмаган төскә ия. Шушы көннәрдә укучыларга октябрь номеры тәкъдим ителде-ул транспорт чараларына багышланган һәм машина формасында башкарылган.
-
Татарстанда 31 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
Барлыгы Татарстанда 7448 COVID-19 белән авыру очрагы расланган.
-
Җир уллары
Мәлләтамак егете Евгений Үтәгәновның төп хезмәт урыны “Чаллы икмәге” җәмгыятендә булса да, язгы чәчү, урып-җыю кампанияләрендә Женя һәрвакыт “Туган як” агрофирмасының Табын бүлекчәсенә эшкә кайта. Алдынгы механизатор унберенче ел инде чәчү өчен җир эшкәртә, урып-җыюда катнаша. Быел яз К-744 тракторы базасындагы “BEDNER” компактерында җир эшкәрткән.
-
Ни генә күрсәм дә, яшәүдән бизмәдем...
Язмам герое Зәйнәп апа Хәйруллина минем өчен ят кеше түгел. Каенанам Саимә белән авылдашлар алар (Тамьян авылы), бер өй аркылы гына яшәгәннәр, якын дуслар... Бергә сөйләшеп утырганда, каенанам аны гел искә ала иде.
-
Бердәмлек – уңыш нигезе
Авыл кешесе хәзер иркен, мул тормышта гомер кичерә. Иске Смыловкага баргач, без моңа тагын бер кат инанып кайттык. Земфира һәм Владимир Усковларның өе – авылдагы иң матур йортларның берсе.