Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ни генә күрсәм дә, яшәүдән бизмәдем...

Язмам герое Зәйнәп апа Хәйруллина минем өчен ят кеше түгел. Каенанам Саимә белән авылдашлар алар (Тамьян авылы), бер өй аркылы гына яшәгәннәр, якын дуслар... Бергә сөйләшеп утырганда, каенанам аны гел искә ала иде.

алачакта бергә уйнаганнарын, Тамьян әрәмәләренә җиләк-җимешкә йөрүләре, шомырт, камырлык җыйганда агач ботагына асылынып калып, күлмәкләрен ертып кайтулары, болында сыер саклаулары, Ыкта су коенулары турында сөйли иде. Үсә төшкәч, кичке уеннарга чыгулары, кайтканда, озата килүче егетләрдән качып, тыкрыкта кычыткан араларында утырулары турында көлеп искә ала иде. 
– Зәйнәп бәләкәйдән бик кыю, тәвәккәл булды. Мин куркаграк. Берәр куркынычрак хәл булса, хәзер еларга тотынам. Берсендә шулай, кышкы каникулда, Нарат Астына кунакка киттек. Анда Зәйнәпнең олы апасы кияүдә иде. Ык аша боз өсләтеп турыдан гына барырга исәбебез. Без авылдан чыгып, бераз баруга, буран чыкты. Кире генә борыласы бит! Юк, Зәйнәпнең үз туксаны туксан! Барабыз булгач, барабыз! Буран көчәя генә! Мин еларга тотындым. “Тукта әле, малай, адашмаганда еламыйк әле”, – ди бу. Тәки, юл катысын табып, адашмыйча Нарат Астына барып җиттек. Без килеп кергәч, Зәйнәпнең апасы Нуриасма түтәй бот чабып куйды. Безне тиз-тиз генә чишендереп, кайнар чәй эчертеп, мич башына куып менгерде. 
Гел бергә булганнар, шатлык-кайгыларын уртаклашканнар, эч серләрен бүлешкәннәр. 1944 елда Мөслим МТСында тракторчылар курсында да бергә укыйлар алар. Язын, бозларга баса-баса Мәллә елгасы аша чыкканда, суга төшүләре, анда да Зәйнәп апаның югалып калмавы турында бер язмамда искә алган идем инде. Курсларны тәмамлагач, аларны учетчик итеп колхозларга җибәрәләр. Монда да сынатмый Тамьян кызлары! 
Әни исән чакта Зәйнәп апа безгә елга бер-ике булса да килми калмый иде. Чәй өстәле артында озаклап сөйләшеп утырырлар иде, балачакларын, яшьлекләрен искә төшерерләр иде... Мин дә сүзләренә колак салгалыйм, гыйбрәтләр алам. Шулай булгач, аның турында бик күп беләм кебек тоелган иде. Әмма ялгышканмын...
Мөслимдә яшәүче кызы Зөһрә белән шушы араларда гына безгә килеп киттеләр. 
– Әнкәй Тамьянны, авылдашларын бик сагына. Яшьтәше Мөкаттәрә апа белән телефон аша аралашып торалар. Ел да җәй көне авылдан бер әйләнәбез. Әнкәйнең яше дә бара – октябрьдә 95 яшь тула бит! И сөенде инде сезгә дә керәсен белгәч, – ди Зөһрә. 
Байтак кына сөйләшеп утырдык. Яше барса да, зиһене ачык, хәтере яхшы әле Зәйнәп апаның! Елын, аен, көнен, сәгатен әйтеп сөйли әллә кайчангы вакыйгаларны да! Һаман да шат күңелле, тапкыр сүзле, сөйләшергә ярата. 
...Тамьян авылының эшчән, тырыш кешеләре Әюп абый белән Һәдия апаның җиде баласы була. Зәйнәп – алтынчы бала. Дүрт туганы бәләкәй чакта ук вафат була. Апасы Нуриасма да озын гомерле булмый. Абыйсы Солтангәрәйне, 1937 елда кулга алып, Магаданга озаталар. Аны ун елга хөкем итәләр. Срогын тутыргач, Башкортстанга кайтып урнаша Солтангәрәй, гаилә кора. Туган якларына сирәк кайтса да, хатларын еш яза. 1992 елда аклана. Абыйсының кызлары белән бәйләнештә торалар икән. 
Чордашлары кебек Зәйнәп апага да ачлык-ялангачлыгын да, сугыш авырлыкларын да күрергә туры килә. Яхшы укыса да 6 класстан соң мәктәпне ташлый кыз. Укытучылары аны кабат-кабат мәктәпкә чакыра. Кыз исә, барысын да шаккатырып, атлар карый башлый. “Гомергә ир-ат эшен яратып эшләдем”, – ди үзе. Чәчүлек орлык ташу, ат белән Чаллы элеваторына икмәк илтү, печән, борчак чабулар – берсе дә калмый. Бала югалту хәсрәтен дә күрә, хыянәт ачысын да татый ул. 
1947 елда 22 яшендә Мәлләтамак авылына килен булып төшә. Бер-бер артлы улы Алмаз, кызы Гөлзадә туа. Матур гына башланган тормышны хыянәт челпәрәмә китерә... Кечкенә ике бала белән эшсез, йорт-җирсез урамда кала яшь хатын! Яхшы күңелле кешеләр табыла: Зәйнәпне авылның фельдшер-акушерлык пунктына санитарка итеп билгелиләр.
– Ул вакытта авыл советы рәисе булып Хантимер Хәмидуллин эшли иде. Шул урнаштырды бу эшкә. Гомер буе рәхмәт укыдым мин аңа. Торыр урын тапканчы, ике балам белән кеше өстендә өйдәш булып яшәдек. Бер буш өйне рәткә китереп, шунда чыктык балалар белән, – дип искә ала ул. Күпме йокысыз төннәр үткәрүен, күз яшьләре түгүен үзе генә белә ул. Әмма кеше алдында сынатмый, зарланмый, элеккечә горур, оптимист, чибәр Зәйнәп булып кала! 
Зәйнәп апа пенсиягә чыкканчы санитарка булып эшли. Озак еллар бергә эшләгән Әкмалетдин Әхмәтшинны, Мәрьям апаны бүген дә сагынып искә ала. Алар Зәйнәп апаны үзләреннән калдырмый, җаваплы эшләрне дә йөклиләр. Мәктәп балаларына прививка ясаганнан соң, тикшереп кайтырга аны җибәрәләр. Ышанганнар, димәк. Без, бала-чага, Зәйнәп апаны да санитарка дип түгел, “брач апа” дип белә идек. 
Ялгыз хатынга санитарка акчасына гына ике баланы тәрбияләү җиңел булмагандыр. Аннан ирсез хатынга караш та үзгә бит! 1963 елны тагын бер кат бәхетен сынап карый ул: кияүгә чыга, Зөһрәсен таба. 
– Хисаметдин балалар ярата иде. Минем балаларны да какмады-сукмады. Ник аларга бирәсең, ник әйбер аласың, димәде. Әле әнкәй вафат булгач, әткәйне үзебезгә алып килеп, ун елдан артык тәрбияләдек. Хисаметдин каршы килмәде, әткәйгә авыр сүз әйтмәде, кырын карамады. Озак еллар бригадир булып эшләде. Һәр кешенең бер холкы була. Барысына да түздем инде, нишлисең? Шулай да 45 ел бергә яшәгәнбез бит әле! Ир белән яшәү шулай була торгандыр, дип уйланылды инде. Аның каравы, артык мохтаҗлыкта яшәмәдем, өйле итеп калдырды безне, – ди күпне күргән Зәйнәп апа.
Зәйнәп апаның балалары – йөз аклыгы, горурлыгы һәм таянычы. Улы Алмаз Хәйруллинны (мәрхүм инде) районда белмәгән кеше сирәктер. Танылган талантлы журналист берничә ел дәвамында “Авыл утлары”газетасының җаваплы секретаре, аннан соң аның редакторы була. 
– Яшьтән укуга тырыш булды Алмазым. Мөслимгә йөреп укыды, Казан университетына журналистлыкка укырга керде, алга таба читтән торып укуга күчте, армия хезмәтен үтәп кайтты. Гомере генә кыска булды балакаемның – 49 яшендә, алма кебек хатынын, балаларын калдырып китте. Бакыйлыкка күчкәненә 23 ел була, – ди Зәйнәп апа. – Гөлзадәм мәктәпне тәмамлагач та эшли башлады. “Сиңа болай да авыр. Эшлим әле, үз көнемне үзем күрим”, – диде. Редакциядә дә, типографиядә дә эшләде, тегү дә текте. Мин үзем дә тегүче бит. Кешегә дә, үзебезгә дә күп тектем. Әбәткә кайткан арада да бер алъяпкыч тегеп куя идем. Гөлзадәм заправкада эшләп пенсиягә чыкты. Ул да – минем кебек хезмәт ветераны! 
Зөһрә Мәлләтамак урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. Казан учет-кредит техникумында, Чаллыда икътисад, идарә һәм хокук институтында укый, 30 елдан артык банк системасында эшләп лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә Зәйнәп апа балалары, оныклары күзәтүе астында матур гына яшәп ята. Биш онык, өч оныкчыкның яраткан әбисе ул. Күршеләре Наил белән Фәнзиләгә бик рәхмәтле ул. “Балалар өйдә югында, һәрвакыт күз-колак булып торалар. Алмазымның дуслары, классташлары да онытмый. Ел саен, туган көнемдә, Фоат белән Сәйденур килеп котламый калмый. Үз игелекләре үзләренә кайтсын, рәхәт яшәсеннәр!” – ди. 
...Туган авылым Нарат Астына барган саен Зәйнәп апаларның йортын карап узам. Кызы Зөһрә белән кияве Фәнис йорт-җирне карап, тәртипләп торалар. 
Кеше гомере – аккан су! Елга-сулар да тыныч кына ага алмый. Юлында күпме киртәләр, каршылыклар, чоңгыллар... Адәм балаларының тормыш-яшәеше дә киртә һәм каршылыклар белән көрәшеп уза. Нәтиҗә нинди – барысы да кешенең үзеннән тора. 
Әнә радиодан бик танылган җырчыбыз җыр суза. 
Урманнарда – алан, аланнарда – балан, 
Өзеп алдым – әче димәдем. 
Ни генә күрсәм дә, яшәүдән бизмәдем, 
Кайчан уздың, гомерем, сизмәдем. 
Р.S. Язманы әзерләгәндә, Алмаз абый Хәйруллин турында бер җирдә бер сүз таба алмадым. “Мөслим төбәге” (2003) китабында “Мактаулы исем алган кешеләр” бүлегендә аны тапмадым. “Мөслим балалары” (2006) китабында да ул юк. Туганнары әйтүе буенча, аның мактаулы исеме, дәрәҗәле бүләкләре бар икән. Узган гасырның җитмешенче еллар башыннан гомеренең соңгы көннәренә кадәр (1997 ел) район газетасында төрле җаваплы постлар биләгән, берничә ел аның редакторы булган танылган журналист турында тиешле мәгълүмат булмау уйга салды әле...
Гөлфия Мөхәмәтгәрәева.
Тегермәнлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мы муслюмовцы без - мөслимлеләр! мөслим информ