Заманча технологияләргә йөз тоталар
Илгиз Зиннуровта кошчылык тармагы белән кызыксыну 2014 елда ук башлана. Районның тәҗрибәле фермеры биргән киңәшләрне күңел сандыгына салып, аның эш тәҗрибәсе белән кызыксынып торса да, өч елдан соң гына ныклап алына ул кошчылык белән шөгыльләнүгә.
Метрәй авылында шактый ел элек алып куйган ташландык торакны ремонтлый. Һәм шул ук елны “Чайка” фермер хуҗалыгыннан 10 мең бройлер чеби сатып алып үстерә. Аннары тагын 12 мең бройлер һәм 10 мең баш йомырка тавыгы белән үрдәкләр үстереп сата. Шул рәвешле беренче елда ук өч партия кош-корт үстереп реализацияли. Хак дин юлында булган эшмәкәр шул елны хаҗ гамәлләрен дә үтәп кайта. Изге сәфәрдән зур эшләргә рухланып кайткан фермер, җитештерү тармагын тагын да киңәйтергә уйлап, Тат. Бүләр авылындагы ташландык торакны арендага алып ремонтлый. Газ, электр, су кертәләр һәм вентиляция җайланмасы көйлиләр. Аннары, тендерда җиңеп, Үрәзмәт авылында дүрт торакны сатып ала. Сөт җитештерүгә көйләнгән системаны монда да тулысынча үзгәртеп, әлеге торакларга да чебиләр кайтара башлыйлар. Бүген инде үстергән кош-кортлар саны эш башлагандагыдан биш тапкырга арткан. Фермер хуҗалыгы киңәйгән һәм кош-кортлар саны арткан саен, билгеле, эшләр дә катлаулана бара. Илгиз Илгизәрович әкренләп тәҗрибә туплый, башка фермерлар белән киңәш-табыш итә. Кошчылык тармагында да ветеринария табибларыннан башка булмый. “Аллаһының рәхмәте – тәҗрибәле ветеринарларның ярдәмен тоябыз”, – ди фермер. Кош-кортларга ашлыкны җирле фермерлардан сатып алсалар, соя түбен шактый кыйммәткә Ерак Көнчыгыштан ук кайтаралар. Азык катнашмасы язау өчен мини завод сатып алганнар.
Илгиз Зиннуровның крестьян-фермер хуҗалыгы гаилә подряды нигезендә эшли дисәк тә буладыр. Тормыш иптәше Ләйсән бухгалтерия, финанс-документ эшләрен алып бара. Казан химия-технология университетында укучы уллары Илназ – эш башлаганнан бирле уң куллары. Быел “башка чыгарганнар” үзен. Аерым торакта 12 мең чебине берүзе үстергән. Баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтү шулай башланадыр инде. “Илназга олы имтихан булды аерым эшләү. Сынауны уңышлы үтте”, – ди әти кеше эчке бер горурлык белән.
Фермер хуҗалыгына нигездә сезонлы һәм вакытлы эшчеләрне җәлеп итәләр икән. Әйтик, кош-кортларны сатканда, торакларны чистартып дезинфекцияләгәндә, ремонт вакытларында. Ә эш җитәрлек кошчылык тармагында. Тат. Бүләрдә әнә 86 метр тирәнлектә су скважинасы казыганнар. Бу көннәрдә су системасын автоматка көйләү бара. Үрәзмәттә исә территориягә керү урынында автотранспортны дизенфекцияләү өчен дезбарьер ясаганнар. Тораклар урнашкан мәйданны әйләндереп алып, аерым капкадан керү урыны ясарга планлаштыралар.
Киләчәккә планнарга килгәндә, фермер тораклар санын арттыру түгел, ә тармакны технологик нигезгә көйләү уе белән яна.
– Әлегә чебиләрне бер торакта гына читлектә үстерәбез. Пятигорскидан кайткан җиһаз-җайланмаларда читлек технологиясе нигезендә чебиләр атна-ун көнгә алданрак җитешә. Аллаһ насыйп итсә, алга таба Россия һәм чит ил технологияләрен кулланырга исәплибез. Чөнки заманча технологияләр белән эшләү экономик яктан отышлы. Бер квадрат метр мәйданга туры килүче кош-корт санын арттыру, азыкны һәм башка чыгымнарны киметү мөмкинлеге туа, – ди Илгиз Зиннуров.
Җитештерүчеләр арасында конкуренция никадәр генә зур булмасын, алар бер-берсенә ярдәм итеп, тәҗрибә уртаклашып эшли. Кайчандыр үзенә кошчылык тармагына юл күрсәткән фермер кебек Илгиз Илгизәрович та бу юнәлештә эш башларга теләүчеләргә теләктәшлек белдерә. Чебиләр алуда, азык һәм дару-препаратлар юнәтүдә ярдәм итә, яңа эшнең серләренә төшендерә. Чит төбәктәгеләргә булса, бер хәл. Үзебезнең райондагы егетләргә бит әле. “Аллаһның рәхмәте киң. Сиңа язган малны һәм ризыкны беркем дә ала алмый”, – диде фермер “Конкуренциядән курыкмыйсызмы?” дигән соравыма. Әнә шулай, Аллаһка тәвәккәллек кылып, һәр башкарган эшенә шөкер итүче фермерның алга таба да эшләре уң булсын!
Әлфинур Ногманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев