Уңган савымчы
“Туган як” агрофирмасы савымчысы Дилбәр Заһидуллинаның җитәкчелек алдында да, хезмәттәшләре арасында да абруе зур.
– Унбер ел савымчы булып эшләү дәверендә Дилбәрнең зарланганы булмады. Бүлекчәдә 400 савым сыеры, 530 тана бар. Савымчыларыбыз сөтбикәләрне сменалап сава. Дилбәр группасындагы 110 сыерның һәрберсе уртача 26 литр сөт бирә. Тормыш иптәше Рәзил фермада ТСН операторы булып эшли, – ди ферма мөдире Венера Закирова.
Дилбәр – Тегермәнлек кызы. Түбән Табын урта мәктәбен тәмамлагач, Түбән Кама элемтә техникумына укырга керә. Диплом алгач, Минзәләнең “Главпочтампт”ында бер ел оператор булып эшли дә Мөслимгә кайта. Район почта элемтәсе системасында чирек гасыр намуслы хезмәт куя. Савымчы булып китүе дә көтмәгәндә генә була аның. Моннан 11 ел элек Югары Табын авылының ул вакыттагы рәисе Фәнис Җәләлетдинов: “Дилбәр, бер-ике көнгә генә фермага төшеп тор әле! Һич кеше табып булмый”, – дип үтенә. Кешеләрнең үтенечен аяк астына салырга күнекмәгән Дилбәр апа ризалаша, шуннан соң фермада эштә кала.
– Савымчы һөнәре гел дә ят түгел иде. Әти гомер буе фермада үгезләр карады, әни сыер сауды, көтүче булды. Сыер саварга әни өйрәтте. 3 класста укыганда гел остарып киттем. Фермадагы апалар: “Тизрәк үссәң, җәйге каникулда безне ял иттерер идең”, – ди иде. Шулай булды да, өлкән классларда укыганда җәйләрен сыер саудым, – дип искә ала ул.
Заһидуллиннар ихаталарында да күпләп мал тота. Ике сыерлары, ике үгезләре, дүрт бозаулары бар. Аларны карарга кызлары да булыша.
Озак еллар механизатор булып эшләгән Рәзил абый – тормыш иптәшенә һәрьяклап терәк. Эштә дә, өйдә дә бергә алар. “Безне уртак эш, уртак максатлар берләштерә. Алга таба да бер-беребезнең уңышларына сөенеп яшәргә язсын”, – ди Заһидуллиннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев