Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

16 октябрь – Бөтендөнья азык-төлек көне

Бүген – Бөтендөнья азык-төлек көне

 

Бөтендөнья азык-төлек көне – халыкара истәлекле көн. Ул беренче мәртәбә 1979 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы  конференциясендә игълан ителә һәм һәр елның 16 октябрендә билгеләп үтелә. Истәлекле датаның максаты – халыкның бөтендөнья азык-төлек проблемасын белү дәрәҗәсен арттыру һәм ачлыкка, хәерчелеккә каршы бергәләп көрәшне ныгыту.

 Бөтендөнья азык-төлек көне «Миграцион агымнарның киләчәген үзгәртик. Азык-төлек иминлегенә һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә инвестицияләр кертик», - шигаре астында уза. Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү – хезмәт миграциясен киметүнең төп факторларының берсе. Биредә авыл хуҗалыгы җитештерүен интенсификацияләү, кече һәм урта фермерлыкны үстерү, өстәмә җитештерү чылбарларын булдыру, авыл җирендә социаль тормыш шартларын яхшырту һәм табигать байлыклар белән сакчыл эш итү күздә тотыла. Авыл территорияләрен үстерүгә акчалар җәлеп итеп, халыкара җәмгыять якын киләчәктә миграция агымнарының юнәлешен үзгәртә алачак, бу исә илебезнең икътисадый үсешен торгызуга һәм тотрыкландыруга ярдәм итү булыр иде.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев