Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Умартачы” форумы үтте

“Умартачы” форумында Мөслим умартачылары катнашып өченче урынны алдылар.

Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылында Бөтендөнья татар конгрессының “Умартачы” форумы үтте. Ачык һавадагы “Бабай утары” музей-комплексында үткән чарада умартачылар үз продукцияләрен тәкъдим итте һәм тәҗрибә уртаклашты.

Форумның максаты – умартачының җәмгыятьтәге ролен, дәрәҗәсен үстерү, балаларда әлеге һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү, шулай ук Россиянең татар авылларында яшәүче татар эшмәкәрләрен җыю, аларга тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу мөмкинлеге тудыру. Форумда Мөслимнән биш умартачы катнашты. “Умартачылык һәм бал продукциясе күргәзмәсе” номинациясендә Мөслим төркеме өченче урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев