Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда бөртеклеләрне җыю төгәлләнде, иң күп уңыш җыйган районнар билгеле

Буа районы – 203,9 мең тонна, Мөслим – 200,8 мең тонна, Минзәлә – 200,3 мең тонна җыеп алган.

Татарстанда бөртекле культураларны җыю тәмамланды. Быел барлыгы 5 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министры – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Бу турыда ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Җәббаров мәгълүматлары буенча, Арча районында тулай җыем 219 мең тоннага, Тәтеш районында 214,7 мең тоннага җитә. Әлеге ике район республика буенча иң югары уңышка ирешкән – 48,6 ц/га.

Буа районы – 203,9 мең тонна, Мөслим – 200,8 мең тонна, Минзәлә – 200,3 мең тонна җыеп алган.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы культураларын җыю эшләре дәвам итә. Әле рапс, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм башка яшелчәләрне җыеп алырга кирәк. Шулай ук аграрийлар бөртеккә кукуруз җыюга кереште – 3,9 мең гектар суктырылган, көнбагыш – 13 мең гектар, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

«2,5 мең гектар яшелчәнең 1,2 мең гектары җыелды яки 47 проценты, 20 мең тонна уңыш җыеп алынды. Җыелган уңышның бер өлеше республиканың сәүдә челтәрләренә китерелә һәм шимбә ярминкәләрендә сатыла», – дип хәбәр итте Җәббаров.

Тулырак https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-borteklelarne-yep-aluny-togalladelar-unysy-in-kup-bulgan-raionnar-bilgele-5861165

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев