Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

70 мең тонна ашлык - саклауда

“Август-Мөслим” ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесе яңа технологияләр куллана

Ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесе Мөслим, Минзәлә һәм Азнакай районнарына хезмәт күрсәтә.  “Август- Мөслим” ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесе бөртекле һәм майлы техник культуралар эшкәртүдә һәм саклауда яңа технологияләр кулланып эшли. Соңгы елларда (2019-2020) гына да предприятиегә өч яңа ашлык киптерү җайланмасы урнаштырылды.

– Былтыр 50 мең тонна ашлык кабул итеп чистарттык һәм киптердек. Быел 104 мең тонна икмәк чистарттык.
Бүген предприятие көнбагыш кабул итә. Әлеге  культураны да кертеп, барлыгы 150 мең тонна бөртеклеләр чистартылды. Быел ел уңышлы булды. Барысы 70 мең тонна ашлык, эшкәртелеп, саклауга куелды, – ди “Август-Мөслим” ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесе генераль директоры Айрат Шәмсетдинов.
Складларда, нигездә, майлы культуралар – көнбагыш, рапс саклана. Предприятиедә ашлыкны җир өстендә саклау ысулы да кулланыла. Яңалык буларак, берничә ел рәттән бөртеклеләрне җиңсәләрдә саклау ысулын кулланалар. 36 мең тонна ашлык шулай саклана.
Предприятиедә биш ашлык чистарту һәм киптерү комплексы эшли. Яңа комплекслар тулысынча автоматлаштырылган. Аларның егәрлеге югары, шул ук вакытта алар энергия саклауга корылган. “Веста-50” комплексы чәчүлек орлык хәзерләү өчен көйләнгән.
Биредә бөртекле культуралар беренчел эшкәртү узганнан соң калибрлана һәм, киптерелеп, тиешле кондициягә җиткерелә.

– “Веста-50” комплексында чәчүлек орлыкны дүртенче сезон хәзерлибез. Анда бөтен бөртекле культураларны да эшкәртергә мөмкин, – ди предприятиенең киптерү комплексы җитәкчесе Рәсим Мөхәмәтдинов. – 2021 елда предприятиедә 80 тонналык автоүлчәгеч белән лаборатория төзелде. Икесенең бергә урнаштырылуы ашлык кабул итүне тизләтергә мөмкинлек бирде. Яңа керү һәм чыгу юллары да ясалды.
Предприятиедә ашлык төяү өчен өч ЖСБ погрузчигы эшли. Яңа погрузчикларның чүмечләре телескопик – алар 7 метрга кадәр күтәрелә ала. “Август” компаниясе составына кергәч, ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесе территориясендә күптән көтелгән төзекләндерү эшләре дә башкарылган. Территориядә бетон һәм вак таштан юллар ясалган.
Предприятие сәнәгать куркынычсызлыгы буенча өченче класслы объект исәпләнә. Биредә даими эштә 64 кеше хезмәт куя. Сезон вакытында эшчеләр саны 100гә кадәр җитә. Җәйге чорда предприятие студентларны да эшкә ала. Киләсе елга предприятие СЗШ-16 агрегатын яңага алыштырырга планлаштыра. Бер ашлык складына – капиталь ремонт, дүрт складка өлешчә ремонт ясау күздә тотыла.
Керу-чыгу юлларын да ясап бетерәселәре бар.

Фотода - ашлык эшкәртү комплексы операторы Фазыл Латыйпов ашлык киптерү җайланмасына техник хезмәт күрсәтә.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев