Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Мөслимдә Үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үтте.

20 декабря 2021, 10:41

4065

0

0

Бәйрәм кунакларын район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов якынлашып килүче 2022 ел белән тәбрикләде, барлык мөслимлеләргә һәм район кунакларына ул саулык, бәхет, иминлек теләде.

Театральләштерелгән тамашада уен-көлкегә, җыр-биюгә урын түрдән булды. Әлбәттә, бәйрәм күрке мәхәббәт Чыршы иде. Ул утларын кабызгач, чарага җыелган халык алкышлап, дәррәү кул чапты. Аеруча балалар куанды әлеге күңелле мизгелләргә. Кыш бабайлы һәм Кар кызлы бәйрәмдә алар җырлап, биеп кенә калмадылар, ясалма таудан чана да шудылар, пони белән атта йөрделәр, бәйрәм сыйларыннан авыз иттеләр. Кыскасы, чыршы яны гөрләп торды, олысы-кечесе бу көнне күңел ачты. Бәрәм аллары мөбарәк булсын!

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев