Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Мөслим җиңү көнен бәйрәм итте

13 мая 2019, 16:26

1333

0

0

Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында чәчәкләр һәм веноклар салудан башланды. Мөслимнең үзәк урамнарыннан район үзәгендәге хезмәт, җәмәгатъ оешмалары, мәгариф учреждениеләре коллективлары Җиңү бәйрәменә багышланган демонстрациядә катнашты. “Үлемсез полк” акциясе – 9 май бәйрәменә күркәм төсмер өстәүче чараларның берсенә әверелде. Бу көнне халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының фотосурәтләрен тотып урамга чыга. Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә үткәрелүче әлеге акциягә мөслимлеләр быел да бик теләп кушылды. Бәйрәм чарасы театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Сугыш чоры вакыйгаларын, фронтта һәм тылда совет халкы күрсәткән батырлыкларны гәүдәләндергәнкүренеш һәркемнең күңелен кузгатты, күзләргә яшь китерде. Район үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт программасы сугыш чоры җырлары һәм дәртле биюләр белән үрелеп барды.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X