фото

Мөслимдә «Җиз кыңгырау моңнары» фестивале үтте

Фестиваль районда өченче тапкыр оештырылды

Бәйрәм ярминкә белән башланды, җыр-биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Фестивальгә кунак итеп якташларыбыз – җырчылар Алинә һәм Азат Кәримовлар чакырылган иде. "Җиз кыңгырау моңнары" фестиваленең кульминацион мизгеле – җигүле атлар парады. Бизәлгән җигүле атлар парадын һәркем сокланып күзәтә. Быел фестивальдә "Аударыш" ярышлары да үтте. Ярышларда җиңүчеләр дә бүләкләнде.

Римма Афзалова фотолары.

Нет комментариев