Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
фото

“Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.

03 декабря 2018, 11:15

1818

0

1

30 нобрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында әниләр көненә багышланган “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте. Чарага килүче барлык әниләрне, дәү әниләрне муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тәбрикләде: – Бер генә көн түгел, ә һәр көнне хөрмәтле әниләребезгә яратуыбызны, хөрмәтебезне бүләк итсәк иде. Бәхетле әниләр күп булсын. Үз гаиләләренә тәрбиягә бала алып ана назы бүләк иткән әниләргә, Сугыш чорында илебез азатлыгы өчен үзеннән зур өлеш керткән әбиләребез һәм әниләребезгә дә тирән ихтирамыбызны җиткерәбез” – диде ул үз чыгышында. Шулай ук, Икенче нәниләрен тапкан Ирина Хановага, Алисә Мәкъсутовага һәм Юлия Ермолаевага “Ана капиталы” сертификатларын тапшырды. Район үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт программасын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X