Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Агач утырту – изге эш

25 октября 2018, 10:46

2450

0

0

Район үзәгенең Кооператив урамында җәй дәвамында барган төзү эшләреннән соң яшел зона формалаштыру, агач утырту эшләре бара. Узган шимбәдә биредә район Советы һәм Башкарма комитеты, үзәк китапханә хезмәткәрләре, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе эшчеләре 2000гә якын куак, 200дән артык агач утыртты. Пушкин урамында исә мәдәният хезмәткәрләре, финанс палатасы, казначылык оешмасы хезмәкткәрләре көче белән 150 төп агач һәм 500гә якын куак утыртылды. – Мөслимлеләр агач утырту акциясендә бик теләп катнаша. Күбрәк тирәк, миләш һәм каен, табигать шартларына чыдам, дымлылык таләп итмәгән нарат үсентеләре утыртыла, – ди Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкческе Марат Шәймөхәмәтов. Мөслимдә агач утырту “модасы” моннан биш ел элек башланып китте. Район башлыгы тәкъдиме белән старт алган “Яшел Мөслим” проекты дәвамлы булды. Бүген һәркем агач утырту яисә аны тәрбияләү процессында катнаштым дип әйтә аладыр, мөгаен. Җәй әйләнәсе яшь агачларга, куакларга су сибүне оештырыла. Бу эшләрдә җирлегебезнең барлык оешма-предприятие хезмәткәрләре дә катнаша. 19 октябрьдә эшче яшьләр бердәм булып агач һәм куак үсентеләре утыртты. “Көзге игелек атнасы” кысаларында оештырылган да бу чарага һәркем үз өлешен кертергә тырышты.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X