Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Баек мәктәбендә чит тел укытучылары семинары узды

Семинарның максаты - инглиз теле укытучыларының педагогик осталыгын арттыру, тәҗрибә уртаклашу иде.

 24 апрельдә Баек төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Чит телләрдә белем бирүнең заманча трендлары» темасына инглиз теле укытучыларының төбәкара семинары узды. Семинарның максаты – инглиз теле укытучыларының педагогик осталыгын арттыру иде.

Семинар программасы кысаларында  6 сыйныфта ачык дәрес күрсәтелде,  "Cinderella" театры чыгышы тәкъдим ителде (укытучы Айгөл Мадьярова),.Чарага килгән укытучылар – Лилия Нуриева, Эльвира Гатиятуллина, Гөлшат Мөхәммәтҗанова, Гөлнара Солтанова чыгышлары тыңланды.

Семинарның төп программасыннан соң түгәрәк өстәл оештырылды. Педагоглар югарыда санап үтелгән чараларны анализладылар, уңай бәя бирделәр. Семинарда катнашучылар чараларны оештыруның югары дәрәҗәдә, аның эчтәлегенең мәгълүматка бай булуын, педагогның материалны тәкъдим итүгә иҗади якын килүен билгеләп үттеләр.

Фото – мәгариф идарәсеннән

.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев