Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яшьләр тормышы

Әти сүзен тотып яши

Рөстәм Шәмсиев – әтисе юлын лаеклы дәвам итүче, җиң сызганып җирдә эшләүче егетләрнең берсе. Язгы кыр эшләре буенча ул “Шәмсиев” фермер хуҗалыгының Кыр батыры булды

Нурсөя һәм Рафис Шәмсиевләр өч ир-балага гомер бүләк иткән. Гомер буе техникада, җирдә эшләгән әтиләреннән үрнәк алып, малайларның өчесе дә техникага мөкиббән булып, тимер-томыр арасында үсә. Улы Рөстәмгә бәйле кызыклы хәлне әти кеше бүген дә елмаеп искә ала.

– Шөкер, улларым өчесе дә бәләкәйдән үк техниканы яраттылар: минем белән бергә техника ремонтладылар, басуда эшләделәр. Беркайчан да “алҗыдым” дип әймәделәр. Рөстәмнең 8 яшендә машина йөртүе хәзер дә истә. Ольгино басуында урып-җыю эшләрен төгәлләдек тә Метрәй басуына күчәргә булдык. Рөстәм дә минем белән басуда иде. Үзем комбайнга утырдым, ягулык ташучы ГАЗ-53 машинасына Рөстәмне утырттым. Аның басуда машина йөрткәне бар иде. Башы руль артыннан чак кына күренеп тора, шул сәбәпле юлчылар машина үзе кузгалып киткән, дип курыкканнар. Шул очрактан соң: “Рафисның машинасы шоферсыз да йөри аның”, – дип шаяртучылар булды, – ди Рафис абый.

Рөстәм Шәмсиев, Казан медицина институтын тәмамлап, сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куя. Язгы кыр эшләре һәм урып-җыю чорында, туган авылына кайтып, әтисенә ярдәм итә.

– Әтиебезнең үз фермер хуҗалыгы бар. Салауз-Мухан авылында 210 гектар мәйданда пай җирләре алды, шунда эшли. Быел бодай һәм арпа чәчтек. Язгы кыр эшләре һәм урып-җыю чорында әтигә ярдәм итү – безнең изге бурычыбыз. Әтиебезгә без дә ярдәм итмәсәк, кем ярдәм итсен?! Кечкенәдән үк җир эшен белеп үстек. Әтиебез безгә җир эшкәртү, чәчү, икмәк үстерү тәртибен бик яхшы өйрәтте. Бу эшне мин дә, энеләрем Рамил белән Раил дә белеп һәм җиренә җиткереп башкарабыз, – ди Рөстәм.

Авыл малаена шәһәр тормышына яраклашу берникадәр авыр була. Рамил белән Раилгә киңәш бирергә, терәк булырга Рөстәм абыйлары бар. Егетләр үзара бик дус, туганлыкның хакын хаклап яши беләләр. Егетләр өчесе дә Казанда яши, шунда хезмәт куя. Шул ук вакытта алар – әтиләренең төп ярдәмчеләре.

– Нурсөя белән без беркайчан да балаларга катгый таләпләр куймадык, “син шулай тиеш” дип әйткәнебез булмады. Шөкер, улларыбыз сынатмады, мәктәптә дә, югары уку йортларында да үзләрен яхшы яктан гына күрсәттеләр. Уку йортларын яхшы билгеләргә тәмамлап, диплом алдылар. Һәрвакыт бер-берсенә терәк булдылар, бүген дә бер-берсен кайгыртып яшиләр. Улларым ярдәм итмәсә, бәлки, фермерлык эшчәнлеген туктаткан да булыр идем. Яшь бара бит, олыгаябыз. Балалар һәр эшнең вакытын белеп кайталар. Кыр эшләрен тәмамлагач, икмәкне амбарларга урнаштыргач, янәдән китәләр. Техниканы ремонтлауда, үсентеләрне тәрбияләүдә һәм башка эшләрдә дә аларның ярдәме бик зур. Яшьләр заманча алымнарны тиз һәм җиңел үзләштерә, – ди Рафис абый.

Район Сабан туенда иңнәренә “Кыр батыры” дигән тасма таккан Рөстәм Шәмсиевне мәйдан янында әтисе каршы алды. Рафис Шәмсиев, улын кочаклап, аңа рәхмәтен җиткерде.

– Әтиебез белән әниебез – безнең терәгебез, иң кадерле кешеләребез! Тормыш юлыннан атлаганда, без һәрвакыт әтинең киңәшләреңә таянабыз. Әти кеше иткән егет без, авыл егетләре! – ди Рөстәм.

Бүген “Шәмсиев” фермер хуҗалыгы егетләре басуда корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы көрәш алып бара. Рафис абыйның күңеле тыныч, чөнки уллары ул теләгәнчә, ул өйрәткәнчә эшли.

Римма Афзалова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев