Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Җәймә пешерү

​​​​​​​Төче камырдан юка итеп җәеп пешерелгән әлеге камыр ашы (кыстыбый тышына ошаган)  җәймә сүзе белән белдерелә. Аны кайбер төбәкләрдә юка дип йөртәләр.

Җәймә түбәндәгечә әзерләнә. Сөтне ут өстенә куеп, май һәм каймак салып, яхшылап болгаталар. Май белән каймак эрегәч сөтне уттан алалар һәм, суытып, күпертелгән йомырка өстиләр. Тоз, чәй содасы һәм он салып, бик үк каты итмичә генә камыр басалар. Камырның өстен каплап, 15 минутка калдыралар. Аннары камырны кисәкләргә бүлеп, шарчыклар ясыйлар һәм аларны бик юка итеп җәяләр. Җәймәләр тигез зурлыкта булсын өчен тәлинкә белән түгәрәкләп кисәргә була. Җәймәләрне коры табага җәеп газ плитәсе өстендә, яки мичтә ике ягына да әйләндерә-әйләндерә 2 минут чамасы пешерәләр. Әзер җәймәләр бик уалучан була, шуңа күрә аларны сак кына тотарга кирәк. Пешереп бетергәч, җәймәләрне ак май белән майлыйлар, өстенә шикәр комы да сибәргә була.

Җәймә өчен кирәкле ингридиентлар.

0,5 л сөт, 150 гр ак май, 2 аш кашыгы каймак, 2-3 йомырка, кирәгенчә тоз, бер чеметем чәй содасы, он.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев