Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Маринадланган кыяр

Уңган хуҗабикәләр кышка төрле тәм-том әзерли. Райондашыбыз Лилия Галиева да кышкылыкка кайнатмалар, салатлар ясаган. Лилиядән маринадланган кыяр рецептын тәкъдим итәбез.

Маринад өчен 2 литр суга 5 данә лавр яфрагы, 10 данә түгәрәк кара борыч, 2 аш калагы тоз (якынча 50 грамм), 6 аш калагы шикәр комы кирәк. Маринадка әз генә горчица орлыгы да өстәргә була.

Маринадны 3 минут кайнатабыз һәм 5 минут чамасы суынганын көтәбез. Аннары 2 аш калагы 70 процентлы уксус эссенциясе өстибез. Маринадны кыяр салынган банкаларга агызабыз һәм 3 минут стерильләштерәбез (0,7 литрлы банкалар). Стерильләштергәндә кәстрүлдәге суның кайнарга тиеш булуын да онытмагыз. (Кәстрүл төбенә сөлге җәергә кирәк). Әгәр банкаларыгыз 1 литрлы булса, стерильләштерү вакыты 4 минут булачак. Банкаларны духовкада стерильләштерү җайлы. Бу очракта юылган юеш банкаларны салкын духовкага 20 минутка куеп, 150 градуска кадәр кыздырырга кирәк.

Банкаларны капкач белән ябып бүлмә температурасында калдырабыз. Төреп куярга кирәкми.

Фото Л.Галиеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев