Лилиядән – ташкабак икрасы
Ташкабактан аш өчен заготовкалар, салатлар бик тәмле була. Ташкабактан тәмле икра рецептын Мөслимнән Лилия Идиятуллина тәкъдим итә.
Кирәкле ингредиентлар: 3 кг ташкабак, 1кг кишер, 1кг башлы суган, 300 мл томат пастасы, 300 мл үсемлек мае, 1,5 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 5-6 бөртек кара борыч.
Әзерләү тәртибе. Яшелчәләрне юып, чистартабыз һәм, иттарткычтан чыгарып, барысын бергә кушып кайнатабыз. Тоз, шикәр комы, бөртекле кара борыч кушабыз. Сәгать ярымлап кайнаткач, томат пастасы салып, тагын 40 минут чамасы кайнатырга кирәк. Салатны кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Ярты литрлы тугыз банка чыгарга тиеш.
Тәмле булсын!
Фото - Л. Идиатуллинаның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев