Ларисадан “Катлы” салаты
Салатларны элек бәйрәмгә дип, кунак килгәндә ясасак, хәзер көндәлеккә дә ясыйбыз. Мөслим кызы Лариса Гыйләҗевадан “Катлы” салаты рецептын тәкъдим итәбез
Кирәкле ингредиентлар: 400 грамм чамасы тавык ите, 200-300 грамм маринадланган гөмбә (опята), уртача зурлыктагы бер баш суган, 1-2 пешкән кишер, 150 грамм сыр, майонез.
Әзерләү тәртибе. Салатны катлап өясе була. Беренче кат – тавык ите, икенче кат – маринадланган гөмбә, өченче кат – вак итеп туралган суган, дүртенчесе – угычтан чыгарылган пешкән кишер, бишенче кат – вак угычтан чыгарылган сыр. Һәр кат саен майонез ягабыз.
Тәмле булсын!
Фото – Л. Гыйләҗеваның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев