Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Күркә кайнатмасы

Нарат күркәсе җыя торган чор җитте. Яшь нарат күркәләрен май уртасыннан июнь урталарына кадәр җыялар.

Бик файдалы, тәмле кайнатма әзерләп була аннан. Райондашлары­быз да күркәләрдән кыш­кылыкка бик тәмле итеп кайнатма әзерли. Файда­лы булса да, нарат күркәсе кайнатмасын чамасын белеп кенә кулланыр­га кирәк. Кайберәүләргә ул аллергия бирә. Бала­ларга көненә иң күбе – бер, өлкәннәргә ике-өч аш кашыгы гына ашарга ярый. Мәлләтамак авылы егете Нияз Хәлиловтан тәмле кайнатма рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингреди­ентлар: 1 килограмм на­рат күркәсе, 2 килограмм шикәр комы, 1 литр су.

Әзерләү тәртибе. Күркәләрне кичтән суга салып калдырабыз. Иртән күркәләрне сөзеп алып, суын саркытабыз. Зур кәстрүлдә сироп ясыйбыз: 1 литр чамасы суга шикәр комы салабыз. Баллы су әзер булгач, күркәләрне салабыз да, бер сәгать ча­масы талгын утта кайна­табыз. Күркәләр сагызла­на башлагач, уттан алып, суытабыз. Кәстрүлнең капкачын каплап кай­натканда күркәләр йом­шак булачак. Суынгач, стерильләштерелгән бан­каларга тутырабыз.

Тәмле булсын!

Фото – Н. Хәлиловның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев