Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Каз каклау рецепты

Тозлы какланган ит яратучылар биш көннән ашый да ала

Казны юып, яхшылап саркытабыз. Аннары эчен һәм тышын тоз белән ышкыйбыз. Кайберәүләр сарымсак белән дә ышкый.

Моның өчен сарымсакны ваклап турарга кирәк. Сарымсак белән ышкыгач, ул бер сәгать сеңеп торсын. Тозны сарымсактан соң гына ышкыйсы. Бер казга якынча 300-350 гр тоз кирәк.

Соңыннан аны “сулый” торган тукымага төрәсең. Мин үзем дүрт катлы марляга төрүне җайлы күрәм. Казны җиләс урынга эләбез. Безнең казлар йорт түбәсе астында чормада эленеп тора.

Тозлы какланган ит яратучылар биш көннән ашый да ала. Ә чын-чынлап каз 3-4 айдан гына өлгерә.

Альмирә Миңнуллина.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев