Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Дучмак (дурчмак) пешерү

Дучмак (дурчмак) атамасы “дүрт” һәм “почмак” сүзләренең кушылмасыннан килеп чыккан дип санала.

Дучмакны әче камырдан да, төче камырдан да пешерергә мөмкин. Эченә бәрәңге боламыгы, эремчек яки сөткә кушып тугланган йомырка салырга була. Дучмак камырын сумса камырына караганда зуррак һәм юкарак җәяләргә, эченә дә юкарак итеп салырга кирәк.

Бәрәңге дучмагы. Әзер әче камырны 100г лы кисәкләргә бүлеп җәяләр. Камырның кырыйларын күтәреп, 4-6 җирдән чеметеп куярга һәм, эч салгач камыр пешми калмасын өчен, коры табада яисә калайда пешереп алырга кирәк. Аннары табаны яисә калайны майлап, пешереп-катырып алынган камырга эчлек салырга, өстенә йомырка сөртергә һәм мичкә яисә духовкага тыгарга кирәк.

Дучмакны төче камырдан эзерләгәндә камырын башта пешереп алуның кирәге юк. Бу ризыкның эчен бәрәңге пәрәмәченә әзерләгән кебек әзерлиләр.

Кирәкле ингредиентлар: 100 г камыр, 150-170 гр эчлек, ¼ йомырка, 15 гр май.

Йомырка дучмагы. Әзер төче камырны 100 гр кисәкләргә бүләләр дә диаметрын 12-13 см итеп җәяләр. Камырның кырыйларын күтәреп, дүрт кырлы яисә 6 кырлы 3-5 см биеклегендәге ”савыт” ясап, 4-6 җирдән чеметеп куялар. Шул “савытлар”ны кайнар коры табага тезеп, тышын пешерү-катыру өчен мичкә тыгып алалар. Аннары дучмак тышын майлы табага яисә калайга тезеп, эченә сөткә тугланган йомырка салып, шунда ук мичкә тыгарга кирәк. Әзер дучмакны ак май белән майлап табынга чыгаралар.

Кирәкле ингредиентлар: 100 гр камыр, 2-3 йомырка, 40 гр сөт, таба майлау өчен һәм дучмак эченә 15 гр атланмай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев