Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һава-десант гаскәрләре көне

2 августта Россиядә һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә

Ел саен 2 августта Россиядә «Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә һөнәри бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр билгеләү турында» РФ Президентының 2006 елның 31 маендагы 549 номерлы Указы белән билгеләнгән данлы дата — Һава-десант гаскәрләре көне (ВДВ көне) билгеләп үтелә.

Һава-десант гаскәрләре — «канатлы пехота», «зәңгәр беретлар» дип тә атыйлар. Бүген дә үз вакытында зәңгәр берет киеп йөргән, шулай ук Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүче миллионнан артык россияле үзләренең бәйрәмен-ВДВ көнен билгеләп үтәчәк.

Һава-десант гаскәрләренең тарихы 1930 елның 2 августында башлана. Ул вакытта Воронеж астында Мәскәү хәрби округының хәрби-һава көчләре өйрәнүләрендә тактик бурычны үтәү өчен беренче тапкыр 12 кешедән торган десантчылар парашютларда сикерәләр. Бу эксперимент хәрбиләргә киләчәктә парашют-десант гаскәрләренең өстенлекләрен, аларның гаять зур мөмкинлекләрен күрергә мөмкинлек бирә.

1988 елның февраленнән Россия десантчылары ил территориясендә һәм чит илләрдә «кайнар нокталарда» катнаша башлыйлар.

Бүгенге көндә һава-десант гаскәрләре (ВДВ) — һава буенча югары баш командованиесенең таләпләрен үти.

 Фото: mil.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев