Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юллар хаталарны кичерми

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү – Татарстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Юл хәрәкәте иминлеге буен­ча видеоконференция режи­мында үткән ТР Хөкүмәт комис­сиясе утырышында да сүз шул хакта барды. Юллардагы хәлне яхшырту буенча комплекслы чаралар тормышка ашырылып килсә дә, юл һәлакәтләре саны кимеми. Быел дүрт ай эчендә республика юлларында 862 юл- транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 82 кеше һәлак булган.

– Ел башыннан Мөслим рай­онында механик характердагы 56 юл-транспорт һәлакәте булды һәм барысында да машиналарга техник зыян килде. Балаларның иминлеген тәэмин итү өчен мәктәп автобусларын даими тикшерәбез. Мәктәп автобусларының ти­ешле таләпләргә җавап бирүе – даими контрольдә. Мәктәп автобусларының ерак юлга чыгачагы, булачак сәфәр ту­рында районның МЧС, ДАИ хезмәткәрләре белеп торырга тиеш. Автобусларның “Глонасс” си­стемасы, транспортның төзеклеге, шоферның сәламәтлеге җентекләп тикшерелә, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Юлларда иминлекне тәэмин итү максатыннан юл билгеләрен яңарту, өстәмә билгеләр һәм калкулыклар кую күздә тотыла. Бу эш ун урында – Мөслимнең Яңарыш микрорайонында, Тукай, Искәндәров урамнарында башка­рылачак. Тукай урамына өстәмә тротуар ясау да планлаштырыла. Тротуар “Шатлык” кибете яклап, Пушкин урамы киселешеннән Кол­хоз урамына кадәр 150 метр арада эшләнәчәк.

Юллардагы иминлек юллар то­рышына да бәйле. Шуны истә то­тып, ТР Министрлар кабинеты ка­рары нигезендә ел саен региональ юлларда ремонт эшләре башка­рыла. Быел Әлмәт-Мөслим юлын­да 1,67 километр участокта капи­таль ремонт башкарылачак. 5,9 ки­лометр озынлыкта Мөслим – Тат. Шуган юлында да капиталь ремонт каралган. Моннан тыш Актаныш – Мөслим юлының Яңа Усы участо­гында да 4,6 километр озынлыкта ремонт эшләре алып барылачак.

– 1 июньгә кадәр район үзәгенең барлык урамнарында да юл өстендәге билгеләр ясалыр­га тиеш. Бу эшкә яңгырлар туктау белән керешәчәкләр. ДАИ инспек­торлары мәктәпләрдә юл хәрәкәте иминлеге буенча лекцияләр алып бара. Кагыйдәләрдән тайпылмый­ча яшәүне һәр баланың тормыш кануны итеп кабул итүе мөһим. Тәүлекнең караңгы вакытында яктырткыч элементлар куллану мәҗбүри булуын белүләре кирәк! – ди Айнур Хәйретдинов.

Юл хаталарны кичерми. Алко­голь кулланып руль артына утыр­ган шоферлар юл хәрәкәте имин­леге өчен куркыныч тудыра. Рай­онда тоткарланган 42 шофер ма­шина йөртү таныклыкларын ка­баттан имтихан тапшырып һәм саллы гына штраф түләп, 1,5- 2 елдан соң гына алачак. Юллар иминлегенә саксыз караш өчен икеләтә, өчләтә түләргә туры килә.

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев