Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлда- балалар!

Мөслимнең Кооператив урамында бала катнашында юл-транспорт һәлакәте булды.

"Хундай-Грета" машинасындагы шофер - 1970 нче елгы ир-ат юл аркылы велосипед белән чыккан 2014 нче елгы ир баланы бәрдерә. Алабугадан әбисенә кунакка кайткан баланы Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә алып киткәннәр.

Әлеге авариядә шоферның гаебе юк. "Бала юлны дөрес чыкмаган. Шөкер, бала исән", - дип хәбәр итәләр районның ДАИ инспекторлары. Юл-транспорт һәлакәте "Мөслим икмәге" кибете янәшәсендә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев