Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйге яллар

"Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренең икенче сменасы башланды

Җәйнең икенче ае башланып китте. “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагереның  икенче сменасы 4 июль көнне балаларга кабат ишекләрен ачты. 18 көн дәвамында 80 бала ялларын күңелле һәм файдалы үткәрерләр дип ышанабыз. Ял формаларын төрлеләндерергә музыка, спорт мәктәбе педагоглары, музей, китапханә, “Мизгел” яшьләр үзәге хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары, дин әһелләре тартылган. Һәр көнне балаларны төрледән-төрле күңелле чаралар көтә. Көнгә биш тапкыр туклану каралган. Саф һавада оештырылган спорт уеннары, күңелле ярышлар, интеллектуаль чаралар ял итүчеләрне тагын да бер-берсе белән дуслаштырыр, физик көчләрен ныгытыр, белемнәрен тирәнәйтер, дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балаларның яллары