Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярдәм янәшәдә генә

Ярдәм янәшә” проекты кысаларында 26 июньдә районга дүртенче мәртәбә азык-төлек пакетлары кайтты.

Ярдәм янәшә!” республика хәрәкәте пандемиядән зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән төзелгән. Республика президенты инициативасы белән кайткан азык-төлек җыелмалары коронавируска бәйле вәзгыятьтә зыян күргән үзмәшгульләргә һәм эшмәкәрләргә, социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә адресланган.
 Райондашларыбыз  дүрт траншта азык- тутырылган 1122  кап алды. Ярдәмгә мохтаҗлар исемлеген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль  яклау  министрлыгы әзерләде. Азык-төлек җыелмаларын 8 яшьтән зуррак балалары булган керемнәре яшәү минимумыннан түбән 78 гаилә,  65  яшьтән  өлкәнрәк  ялгыз яшәүче райондашларыбыз, керемнәре яшәү  минимумыннан  түбән  153  граждан алды. Моннан тыш азык-төлек җыелмалары алимент ала алмаучы  гаиләдә  тәрбияләнүче  3 балага,  опека  һәм  попечительлек вазыйфаларын бушлай башкаручы – 13, социаль яктан куркыныч 7 гаиләгә тапшырылды. Азык-төлек җыелмаларын коронавирус вәзгыяте шартларында  зыян  күргән  31  эшмәкәр  һәм үзмәшгуль гаиләләре дә алды.
 Җирлегебездә “Ярдәм янәшә” акциясен тормышка ашыруда авыл җирлеге башсөенечле мизгелләр бүләк итте. лыклары, оешма-предприятие вәкилләре, волонтерлар тырыш хезмәт куйды. Махсус йөк машинасы белән башкаладан ук килгән  азык-төлек җыелмаларын бушатумы, капларны өлкәннәрнең өйләренә илтүме – һәр эшне теләп башкарды алар. 
Коронавирустан саклану максатында өлкән яшьтәгеләргә үзизоляция режимын сакларга, өйләреннән чыкмаска киңәш ителде. Бу очракта да волонтерлар, бурычларына тугры калып, ярдәмгә ашыкты – ялгыз яшәүче өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикле гражданнарга  азыктөлек һәм кирәкле даруларны өйләренә китереп бирде.
 Азык-төлек җыелмаларын китергән волонтерларга һәркем рәхмәтле. “Ярдәм янәшә” акциясе бик күпләргә Тормышның ачысын-төчесен татыган өлкәннәребез ярдәм күрсәткән өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, игелекле  райондашларыбызга рәхмәтләрен укыды.
– Авыр ситуациядә калганда  бүләктән  бигрәк  игътибары кыйммәт. Игелек акциясен оештырган җитәкчеләрнең һәрбарчасына  да  сәламәтлек телим! – ди Мөслимдә яшәүче Гөлзәйнәп Гыйздуллина.
 Кайгы килгәндә, авырлык кичергәндә бер-береңә ярдәмләшү  безнең  халыкта элек-электән килә. Хөкүмәтебез тарафыннан тормышка ашырылучы “Ярдәм янәшә!” проектының исеме җисеменә туры килеп, ярдәмнең тиешле вакытта күрсәтелүе зур әһәмияткә ия.

Светлана  Фазылова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев