Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңарыш микрорайонына асфальт керә

Районда ел саен юлларны ремонтлау, яңа юл салу буенча күләмле эшләр башкарыла.

Юлларны юкка гына катлаулы организм ар­териясе белән чагыш­тырмыйлардыр. Юл-транспорт фаҗигаләре дә күпвакыт юлларның сый­фаты начар булу сәбәпле чыга.

“Автострой” юл төзү оеш­масы Мөслим районында беренче ел гына эшләми.

– Без салган юллар сый­фатлы, чыдам булуы белән аерылып тора. Юлларны проектлаганда төп фак­торларга – автотранспорт бирәчәк йөкләнеш, грунт суларының ни дәрәҗәдә якын урнашуына игътибар итәбез. Яхшы асфальт җәю генә аз, аны вакытында ре­монтларга һәм дөрес итеп кулланырга да кирәк. Ас­фальт салу берничә этап­ны үз эченә ала, – ди “Ав­тострой” юл төзү оешмасы прорабы Алексей Суровцев.

Мөслим үсә, яңа урам­нар барлыкка килә. Халык барлык уңайлыкларның да булуын, бигрәк тә юл­лар торышы мәсьәләсенең чишелүен көтә. Мөслим авылының Беренче, Икен­че, Өченче урамнарында гомер итүчеләр асфальт юл салынуын көтә. Быел әлеге урамнарда яшәүчеләр сөенер кебек. Әлеге урам­нарга асфальт салу буенча проект эшләре төгәлләнгән. Шушы көннәрдә асфальт салу өчен төп эшләр баш­ланачак.

– Тиздән асфальттан йөри башларбыз, дип көтәбез. Газ кергән, су бар, гравий юл гына күңелне борчып тора иде. Тузанлы юлларны сәбәп итеп, урам­нан күченеп китүчеләр дә булды. Башланган эш – беткән эш, дип әйтә иде әбекәйләр. Хәерле эш бул­сын! – ди Гөлназ Нәгыймова.

Мөслимдәге Фәиз Рәшитов, Җидееллык, Шашин урамнарында һәм Мөслимнең әйләнеч юлында ремонт эшләре тәмамланды.

“Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә фи­лиалы юлчылары Мөслим – Тат. Шуган юлында “Ав­томобиль юлларына капи­таль ремонт” программа­сы нигезендә 5,9 чакрым аралыкта асфальт түши. Асфальтның төп катламы ясалып, беренче катын җәю 15 июльгә төгәлләнергә тиеш. Әлеге юлдан йөрүчеләр өчен вакытлыча тудырылган кыенлыкларга чик куелачак, дип хәбәр итә “Татавтодор”ның Минзәлә филиалы җитәкчесе Ил­нур Гәрәев. Узган ел әлеге участокның беренче каты ремонтланган иде.

Шулай ук Мөслим – Акта­ныш юлында 4,6 километр озынлыкта юлга асфальт салына. Әлмәт – Мөслим юлында да милли проект нигезендә 1,6 километр аралыкта ремонт башкары­лыр, дип планлаштырыла.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Асфальт салалар Юллар төзекләнә